Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәүдә челтәрләренә товар саклау шартларын бозган өчен штраф сала башларга ниятлиләр

Әлеге уңайдан ведомствода махсус эшче төркем төзеләчәк.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сәүдә нокталарын азык-төлекне саклау шартларын бозган өчен җаваплылыкка тартырга уйлый. Әлеге уңайдан ведомствода махсус эшче төркем төзеләчәк, диелә министрлык приказында, дип җиткерә “Известия”.

Яңа структура азык-төлек белән тәэмин итүчеләр һәм сәүдә челтәрләре арасындагы үзара мөгамәлә мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Анда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, тармак җитештерүчеләре берлеге, шулай ук эре сәүдә челтәрләре вәкилләре керәчәк.

Төркемнең бер әгъзасы, Илкүләм  ит ассоциациясе башкарма комитеты башлыгы Сергей Юшин билгеләп үткәнчә, хәзер җитештерүчеләрне күп пунктлар буенча штрафка тартырга була: азык-төлекнең сыфаты начар булу, маркировка таләпләренә җавап бирмәү, товарны бушатуда соңга калу... Ваклап сату челтәрендә мондый җаваплылык юк, алар кибетләрдә товар саклау вакытын, шартларын боза ала, товарны киштәләргә дә куярга оныталар әле, дип аңлаткан ул.
 

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев