Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сентябрь-октябрь айларында Саба районы биләмәсендә 3 янгын очрагы теркәлде [+фото]

Саба янгын күзәтчелеге хәбәр итә Агымдагы елның сентябрь-октябрь айларында Саба районы биләмәсендә 3 янгын очрагы теркәлде. Әлеге янгыннарның берсе - Лесхоз, ике очрагы Шәмәрдән авылларында килеп чыкты. Нәтиҗәдә, 1 сарай, 1 мунча янып яраксыз хәлгә килде, 1 сарай өлешчә зыян күрде. Янгыннарга ут белән саксыз эш итү һәм ягу мичләренең...

Саба янгын күзәтчелеге хәбәр итә

Агымдагы елның сентябрь-октябрь айларында Саба районы биләмәсендә 3 янгын очрагы теркәлде. Әлеге янгыннарның берсе - Лесхоз, ике очрагы Шәмәрдән авылларында килеп чыкты. Нәтиҗәдә, 1 сарай, 1 мунча янып яраксыз хәлгә килде, 1 сарай өлешчә зыян күрде. Янгыннарга ут белән саксыз эш итү һәм ягу мичләренең төзек булмавы китерде.

Октябрь аенда көтелмәгән суыклар килү сәбәпле, янгын чыгу куркынычы да арта төште. Бу чорда аеруча сак булырга киңәш ителә. Куркыныч хәлне булдырмый калу өчен янгын куркынычсызлыгы буенча гади генә кагыйдәләрне үтәү дә җитә:

- өегездән чыгып киткәндә, даими кулланылмый торган барлык электр приборларын сүндереп йөрергә;

-электр үткәргечләрен һәм электр щитларының халәтен һәрвакыт тикшереп торырга;

-бер электр челтәренә берьюлы берничэ электр приборлары тоташтырмаска (әлеге хәл электр чыбыкларына көчәнеш китерүгә сәбәп була);

-бүлмәләрне өстәмә җылыту өчен кулдан ясалган, таләпләргә туры килмәгән җылыткычлар кулланмаска;

-бүлмәләрне яктырту яки торбаларда сулар каткан очракта аларны эретү өчен ачык ут белән эш итмәскә;

-янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры килмәгән мичләрне якмаска, ягу мичләренең төзеклеген даими тикшереп торырга һәм яккан вакытта караучысыз калдырмаска киңәш ителә.

Элеге таләп-киңәшләрне үтәсәгез, үз торагыгыз өчен тыныч булырсыз һәм янгын сүндерүчеләрнең кирәге чыкмас, дип уйлыйбыз.

Саба район янгын күзәтчелеге бүлекчәсе дознавателе И.Т.Хузин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев