Саба таңнары

Сентябрьдә ТР юлларында 44 кешенең гомере өзелгән, 468 кеше тән казасына дучар булган

Сентябрьнең 27 көнендә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры бәла-каза, фаҗига китергән 387 һәлакәт теркәлгән. Нәтиҗәдә, 44 кешенең гомере өзелгән, 468 кеше тән казасына дучар булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе статистикасы шул хакта сөйли. Узган шимбәдә, ягъни 26 сентябрь көнне 13.10да Аксубай - Федоровка юлының 26нчы чакрымында кешеләр үлеме...

Реклама

Сентябрьнең 27 көнендә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры бәла-каза, фаҗига китергән 387 һәлакәт теркәлгән. Нәтиҗәдә, 44 кешенең гомере өзелгән, 468 кеше тән казасына дучар булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе статистикасы шул хакта сөйли.

Узган шимбәдә, ягъни 26 сентябрь көнне 13.10да Аксубай - Федоровка юлының 26нчы чакрымында кешеләр үлеме белән тәмамланган һәлакәт килеп чыга. "ВАЗ-2112" автомобиле белән идарә иткән 1984 елгы егет хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юлдан төшеп каплана. Нәтиҗәдә, йөртүче һәм автомобильдәге 1975 елгы пассажир шунда ук һәлак була. Аларның куркынычсызлык каешларын эләктермәгәнлеге билгеле.

Татар-информ

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: