Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның өченче җыентыгы тәкъдим ителде

Шагыйрь Ленар Шәех: "Лилия Гыйбадуллина татар шигъриятенә яңа алымнар алып керде", - дип белдерде.

Бауман урамында урнашкан “Нур-маркет” кибетендә шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның “Кайту” китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

“Мин бәхетне күрәм!..”, “Тынлык кайтавазы” шигырь җыентыклары авторы, халыкара рус-итальян “Бэлла” премиясе иясе, Язучылар берлеге әгъзасы Лилия Гыйбадуллинаның бу - өченче китабы.

Татарстан китап нәшрияты генераль директорының беренче урынбасары Айдар Гыймадиев әйтүенчә, автор, яшь булуына карамастан, аның шигырьләрендә тирәнлек, татар тарихы, бай күңеле чагылган. “Лилия язган шигырьләр каршылыкка нигезләнгән. Әйтик, “кешеләр бәхетсез булуы белән бәхетле” юллары укучының күңел кыллары белән уйный. Шигырьләрне рәттән укып булмый. Һәрберсен аерым, тынлыкта җайлап укырга кирәк”, - диде ул.

Китапның редакторы Фирүзә Фәтхетдинова әйтүенчә, Лилия Гыйбадуллинаның “Кайту” китабы - ел башыннан поэзия буенча эшләнгән уңышлы ике китапның берсе. “Кеше образлы фикер йөртеп язса, шагыйрь була. Булмаса, такмаклаучы гына булып кала. Лилия - чын шагыйрь”, - диде.

Кунаклардан Рифат Сәлах, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар кебек шагыйрьләр булды. Туган ягы Актаныш районы Такталачык авылыннан килгән авылдашы Гөлчирә апа шагыйрәгә иҗаты өчен рәхмәтләрен белдерде, аның берничә шигырен укып китте.

Лилия Гыйбадуллина китабының исемен берникадәр тынлыктан соң яңадан иҗат юлына кайтуы белән бәйләде. “Кайту” исемен төрлечә аңларга мөмкин. Хәтереңә кайту, милләтеңә кайту, үзеңә кайту буларак аңлана ала. Һәркем аны үзенчә кабул итәчәк”, - диде шагыйрә.

“Китапка минем 2010 елдан алып бүгенге көнгә кадәр иҗат иткән шигырьләрем керде. Студент, яшьлек чоры, үз юлыңны эзләү, гыйсъянчылык чорыннан соң бүгенге китабым тормышта, иҗатта үз юлын тапкан кеше сүзе буларак яңгырый. Фикерләрем, тормышка каравым үзгәрмәсә дә, аларны тәкъдим итү алымнары үзгәрде. Хәзерге шигырьләрне иплерәк, салмаграк, фәлсәфирәк итеп күрәм”, - диде Лилия.

Лилия Гыйбадуллинаның иҗатын яхшы белүчегә аның автографлы китабын бүләк ителәчәге алдан ук игълан ителгән иде. Айдар Гыймадиев: "Лилиянең җиденче класста иҗат иткән беренче шигыре нәрсә турында?" - дигән сорау бирде. Бу сорауга җавапны "Кайту" китабының редакторы Фирүзә Фәтхетдинова бирде. Шагыйрә беренче шигырен Гамил Афзалга багышлаган булган. Автографлы китап редакторга бүләк ителде. 

Татарстан китап нәшриятының баш редакторы Ленар Шәех Лилиянең иҗатына күзәтү ясады. "Лилия Гыйбадуллинаның иҗаты зур әһәмияткә ия, - диде ул. - Ул шигърияткә яңа алымнар алып керде". "Татар-информ" хәбәрчесе бу алымнарның нинди булуы белән кызыксынды. "Ул гади акыл сату гына түгел, татар халкының рухи нигезенә таянган фикер", - диде Ленар Шәех. Ул Лилия Гыйбадуллинаның алымнарын башка шагыйрьләрнең дә "урлап" кулланулары хакында әйтте. 

Лилия Гыйбадуллинаның җыентыгын Татарстан китап нәшриятының кибетләрендә сатып алырга мөмкин.

 

Фото: Александр Эшкинин

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X