Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шагыйрь сүзенең тәме

Күптәнге дустым, язучы Равил Фәйзуллин җәйге ямьле бер көндә Арча районына, Гариф Ахуновның туып үскән авылына “Фәйзуллин йөзүләре”нә чакырды. Дуслыкның тутыкмавы өчен ара-тирә очрашканда якын итеп иңбашны кагып алу гына түгел, гозерне дә үтәү кирәк. 75 яшь­лек юбилеен үткә­рергә җые­нуы­мы, әллә инде үткәрергә дә өлгерүе турындамы ишет­кән идем. Шуңа күрә “күчмә” юбилей бәй­рәмедер дип уйладым.

Баксаң, туган көнгә дәшүе уенда да юк: җәйге ялга, бакча­ларга таралган халыкны бер тапкыр җыеп алырга булган икән ул. Татар зыялыла­­ры “каймагын” – язучылар, актер, музыкант, телевидение һәм газета журналистларын, рәс­самнар, нәшриятчыларны күр­­гәч, иҗат әһеллә­ренең дус­ларча эчкерсез аралашуга мох­таҗ булуына тагын бер кат инандым. Аннан килеп, абруйлы шәхес – халык шагыйре,

 
Тукай һәм Җәлил премияләре лауреаты, республиканың элек­ке Язучылар берлеге секретаре, “Татмедиа” генераль ди­ректорының милли мас­сакү­ләм мәгълүмат чаралары өчен җаваплы киңәшчесе табигать кочагында ял итәргә дәшеп торганда, ничек инде бүтән эш-мәшәкатьләрне чит­кә куеп тормыйсың ди?!


75 яшен тутыруга карамас­тан, әле һаман яшьләрчә төз гәүдәле, нык бәдәнле ша­гыйрь­нең йөзүчеләр төр­кеме башында чып-чын спорт­чыларча колач җәеп йөзүенә сокландым. Шундук кылт итеп Мао Цзедун чоры: Кытай юл­башчысының мең­нәрчә йө­зүчене үзе артыннан ияртеп, Янцзы елгасын аркылы-буйга иңләве искә төште. Әлбәттә, Ахун күлендә бер чакрымлык араны йөзеп үтә алмаучылар да булды. Әмма “татар юлбашчысы” бу юлы да үз миссиясен уңышлы үтәп, яше-карты арасында беренче булып финишка килде. Тамчы да хәлсез­лән­мичә, гүя бер чакрым араны йөзеп тә үтмәгәндәй кебек!


Кыскасы, Ахун күленнән мин, кара әле, бүген респу­бликабызның бер почмагында халык тормышында иң югары дәрәҗәдә рухи чагылыш булды түгелме соң, ди­гәнрәк уйларга чумып кайттым.
***
– Яшьлегеңне искә тө­шереп аласың килмиме? – Равил шулай диде дә, көлем­серәп, миңа әсәрләре җы­ен­тыгының алтынчы томын сузды. Инде әллә кайчан үзеннән алган интервьюм да шунда кергән икән. Икебез бергә төшкән иске фото­рәсем... Икебез дә яшь әле ...


Кайчандыр “Комсомолец Татарии” газетасында (инде күптәннән ябылып, сагынып сөйләргә генә калды) басылып чыккан шул әңгәмә турында сүз кузгатылгач, хәтер-хатирәләрем урыныннан “куп­ты”. Әлеге вакыйгадан соң тугыз айлап вакыт узгач, Бауман урамында укытучымны – мәктәптә урыс телен укыткан Ефим Рачевскийны (сүз уңаеннан, Россия халык укы­ту­чысының хәзер Мәс­кәүдә Царицыно районында иле­безнең иң яхшы лицейларыннан берсенә җитәкчелек итү­ен, Президент карамагындагы мәктәп белеме буенча иҗти­магый совет әгъзасы булып торуын искәртеп үтәргә ки­рәк) очраттым. Кулымны кысып: “Миңа бик әйбәт шагыйрьне ачканың өчен рәх­мәт, дустым!” – ди бу. Кемне күз уңында тотып әйтүен аң­ламыйчарак торуымны күр­гәч: “Фәйзуллин белән әңгә­мәңне укыганнан соң урыс те­ленә тәрҗемә ител­гән ши­гырь­ләре җыен­тыгы артыннан кибеткә “очтым”. Бик ошады, бик кызык шагыйрь!” – дип тезеп китте. Укытучымның ярты елдан артыграк вакыт уз­ганнан соң да нәрсә укыга­нын хәтерендә тотуына шаккаттым...


Шагыйрьгә мин ике атна буе сораулар әзерләп мәш килгән идем шул. Ничек кенә тырышсам да, ничектер барысы да “елаграк”, күңел­сезрәк...

 

Сорауларымда җы­лылык, эчкерсезлек, ихласлык юк кебек иде...


“Сүземне ничек башларга аптырап торам әле, Равил... Шулай да иң мөһиме болайрак дип уйлыйм. Без икебез дә идеологиясе, кагыйдәләре бү­генгенекеннән төптән аерылып торган бер илдә туып, шунда гомер кичерәбез. Ягъни хәзер бөтенләй башка илдә яшибез. Кем белә, Ходай биргән гомеребезне “өченче” – безгә таныш булмаган бө­тенләй башка илдә дә тө­гәл­ләвебез бар. “Россия – үткәнен алдан әйтеп булмый торган ил, диләрме әле?.. Ә менә шул үткәнендә шагыйрьләр “шагыйрь генә дә булмаган” бит анда. Әйе-әйе, нәкъ шулай! Мактауда, күп миллионлы уку­чыларның мәхәббәте, ихти­рам-хөрмә­тендә йөзгән алар. Йөзләрчә мең тираж белән басылып чыкан китаплары са­нау­лы көннәр эчендә шул укучылар “армиясе” сафларына таралып беткән. Хәзер исә китапны мең данәдә бастырып чыгару да – зур вакыйга! 500 һәм хәтта 100 данә белән дә басылып чыгарга мөмкин – бигрәк аз, дип беркемнең дә исе кит­мәячәк. Бу яктан без калган дөнья белән тигез­ләштек, аларда да шул ук хәл”. Ягъни мәсәлән, “Ярославна ела­вы”ннан ким булмаган соравыма җавап бирергә тиеш иде шагыйрь...


Тагын бер соравым болайрак иде... “Татарстан” журналында гади хәбәрче булып эшләгән Рафаэль Мостафиннан (вафаты алдыннанрак булды бу хәл): “Син бит үз вакытында республикада иң яхшы әдәби тән­кыйть­челәрнең берсе идең, ни өчен хәзер әдәби процесслар турында язмыйсың?” – дип сораган идем. Ә ул миңа скептикларча караш ташлап: “Бу “процесс” хәзер бардыр дип уйлый­сыңмы?” – дип, соравыма каршы сорау бирде. “Ничек инде юк, әнә Мөсә­гыйт Хәбибуллин Атилла турында роман язды, ничектер бәяләргә буладыр бит аны...” “Хәзер язучылар телә­сә ничек, хәтта ки әдә­би­ятка бернинди дә мөнәсәбәте булмаган алымнар белән дә игътибарны үзләренә җәлеп итәргә тырыша. Алга таба бу хәл тагы да көчәячәк. Ниш­ләтәсең, язучының да ашый­­сы килә...” – дип куйды ул. Сүз уңаеннан, Пэн-клубның төбәк җитәкчеләреннән берсе буларак, Рафаэльнең мине бу оешмага керергә кодалавын да искә төшереп үтим әле. Итагатьле генә баш тарттым мин бу тәкъдимнән...”


Фәйзуллинга каты гына тагын бер соравым булган әле. “Авыррак сорау, әл­бәт­тә... Ни өчен Советлар Союзы чорында татар әдәбияты көн­дәш­леккә сәләтсез булды? Әйтик, Мостай Кәрим, Кайсын Кулиев, Рәсүл Гамзатов, Эуардас Межелайтис, Давид Кугультинов кебек бөтен илгә танылган мәгълүм милли шагыйрь­ләр бар иде. Ә татарлардан Хәсән Туфан, Сибгат Хәким һәм башка­лар­ның даны республика чик­ләреннән чыкмады. Әлбәттә, кайвакыт аларны да, сине дә Мәскәүдә бас­тырга­ладылар бастыруын. Әм­ма бу “Ленин­ның милли сәясәте” дигән идеологик разнарядка буенча гына эш­ләнде...”


Газетада басылган әңгә­мәдә менә ничегрәк тасвирлаганмын икән мин аны.
“Сөйләшүендә, үз-үзен тотышы, тормыш рәвеше, иҗа­тында бик тыйнак, шул ук вакытта – бик җитез. Анда ялкаулык яки битарафлыкның эзе дә юк, ул һәрвакыт уйчан.


Ул авырый. Иҗат белән авырый.


Ул саран, чөнки еш кына “Сүзне саклагыз. Соңгысы булырга мөмкин”, – дип кабатлый.


Сәгатьне кулына бик си­рәк тага, чөнки тормышы хронометражында гадәттә­гедән ике тапкыр күбрәк “йөгер­гән” вакытны болай да бик яхшы тоя.
Көчле, кыю, үзенә ышанган кешеләрне хөрмәт итә, әмма йомшак табигатьле, кыюсыз, сагышлы кешеләрне ярата.


Вакчыл. Чөнки сүзе эшкә тигез.


Ул – шагыйрь. Әмма әң­гәмә барышында бер тапкыр да бу сүзне әйтмәде...”
Мондый стильдә кайсы елларда язганнардыр дип уйлыйсыз? 1983 елда... 35 ел элег­рәк! Гомеребезнең кыл уртасында...


 Ә инде соңгы соравым бөтенләй дә матәм көенә охшаш булган икән. “Синең гомереңә укучылар җитәчәк, тик менә татар язучылары һәм шагыйрьләренең бүген­ге буыны инде укучыларсыз калырга мөмкин. Синең яшьлек елларында авылның шәһәргә нисбәте якынча бертигез дәрәҗәдә 50гә 50 иде. Хәзер исә – 1гә 4. Ә 2050 елга авыл халкы бөтенләй дә 10 процентка калачак. Ә авылдан башка милли тел­нең булмавын бик яхшы аңлый­быз. Синең бу җә­һәт­тән нинди дә булса фикер­ләрең бармы?”


Әлбәттә, бүген мондый сораулар белән бернинди дә әңгәмә корып булмас иде. Тирәбездә ниләр булып ятканы болай да бик яхшы аңла­шыла. Шулай да бу юлы табигать кочагында очрашканда, шик-шөбһәләремне, өметсез уйларымны юкка чыгару өчен, Равилдән: “Бүген тор­мышның асты өскә әйләнгән бер мәлдә шагыйрьләр нигә кирәк, алардан нинди файда?” – дигән сорауга җавап ишетәсем килде.

 

Йөзүдән соң корылган табынга Равилнең якташы, язучы һәм журналист Рахман Шәфигуллин килеп кушылуга, сорау да биреп торасы булмады. Барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты.


“90 нчы еллар башында илгә кинәт кенә акча ташкыны килеп керде... Бик зур ташкын! Кемнәргәдер – миллионнар һәм миллиардлар, кал­ган­нарга – шымытыр. Беренче чи­ратта үзгәрешләр зил­зи­лә­се зыялылар һәм иҗат ке­ше­ләре катлавына китереп сукты. Сүзнең кадере бетте. Сүз генәме, хәтта кеше кадере дә юкка чыкты... Элекке тормыш, элекке кагыйдәләр, традиция­ләр – барысы да кирәксезгә әйлә­неп калды. Ни эшләмәк ки­рәк, тарихыбызда мондый хәлләр әледән-әле кабатланып тора шул. Шөкер, анысын да үттек, ерып чыктык кебек... Әмма кешеләрнең әхла­кый тынгысызлыгы, күңел тынгысызлыгы барыбер калды. Мон­дый чорларда сүз, аеруча шигъри сүз бәһасе күп тапкыр арта. Менә син, яшьлек ел­ларыңда көн саен диярлек бер шигырь яздың, дисең. Бәл­ки, язганмындыр да... Хә­зер шәх­сән минем өчен шигъри сүз бәһасе кыйммәтле таш бәя­сенә тиң. Аны бик сирәк табам мин... Хәер, бу кадәресе – ки­ләсе буын бурычыдыр. Ә ни өчен әле син, моның күңеле биг­рәк тыныч, минем кебек, башкалар кебек, тирә-юнь­дә­ге хәлләрдән югалып калып, ап­тырап утырмый, дип уй­лыйсың?


Шигърият – икмәк тә, су да түгел. Бары тик кешенең даими эчке халәтенең бер өлеше генә ул. Шулай икән, сүз белән “уйнарга”, аның төсен, тәмен һәм яңгырашын белергә те­ләүчеләр һәрвакыт булачак!”

Фото: tatar-inform

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев