Шаляпинның казандагы адреслары буйлап
Кече ватан патриотлары. Казанда Шаляпин эзләре кайда саклана
Бер танылган Мәскәү шагыйре болай дигән иде: «Соңгы елларда Казан бик нык үзгәрде. Европа затлылыгы пәйда булды аңарда. Әмма ун ел тирәсе элек килгән чакта аның манзарасы тәэсирлерәк булып хәтердә калган. Ун ел эчендә җылылык, Идел буе калаларына хас күркәмлек, провинциядә генә була алган ямь юкка чыккан… Аның яңартылган урамнары инде Шаляпинны да, Пешковны да, Хлебниковны да хәтерләми. Менә шунысы кызганыч».
Казанда Шаляпинны хәтерләтүче нинди дә булса эзләр калганмы соң? «Страницы из моей жизни» китабында безнең атаклы якташыбыз калдырган беренче хатирәгә тукталыйк әле. Ул үзе үк озын көй башы шикелле яңгырый: «Көзге кара кичләрнең берсендә утырам мин шулай Казанга янәшә Әмәт авылында, тегермәнче Тихон Карпович эргәсендә». Димәк, күрсәтелгән адрес буенча юлга кузгалабыз…
Менә кайчандыр Әмәт авылы урнашкан тауга да килеп җиттек, бу тауны шәхси йортлар белән коттеджлар бизи. Кайчандыр бу авыл Казанның чигендә урнашкан булса да, акрынлап шәһәр тарфыннан «йотыла». Дөрес, монда әле авылдагыча яшәү рәвеше, көнкүреш кагыйдәләре озак еллар буена сакланып килә.
КАЗАН ЭЧЕНДӘГЕ АВЫЛ
1970нче елларда биредә яшәгән туганыма кунакка сугылганда, кышкы юлларга мичтән алынган көлне сибүләренә үземнең дә шаһит булганым бар. Суны да көянтә белән яисә махсус агач чаналарга урнаштырылган сөт бидоны белән ташыйлар иде. Күпләр тавыклар асрады ул елларда, ә кайберәүләр күгәрченнәр дә тотты.
Хәзер инде манаралары һәм флюгерлары балкып утырган фазендалар пәйда булды. Шулай да, әле метро ачылгач та, монда сарык бәтиләре бәэлдәп торган сараена печән ташучы кәләпүшле бабайларны очратырга була иде. Бакчалардан юлга алмалар тәгәрәп чыгуын да онытасым юк. Кемдер мунча яга, һавага төтен исе тарала. Җирле халык урамнардан кәлүш яки өйдә кия торган чүәкләрдән генә йөри, көнбагыш яра.
Шаляпиннарны бер сум ярымга гына яшәп торырга керткән тегермәнченең килбәтсез йорты яныннан балачагымда йөзләп мәртәбә узганым булгандыр. Аның янәшәсендә туристлар белән тулы автобус тукталып торганын да, фотоаппаратларын кабызып, бер‑бер артлы сурәт төшерүче туристларның үзләрен дә күргәнем булмады. Дөрес, күрше йорттагыларның 90нчы еллар уртасында бирегә бик җитди кыяфәтле бер карчыкның килеп, диварларны үбеп диярлек йөрүен сөйләгәне булды. Шулчакта күпләр монда кайчандыр Шаляпин яшәгәнен белеп ала да инде, ә теге карчык аның Америкада яшәүче оныгы булып чыга. Каршыдагы йорт тәрәзәсеннән күргән күренеш шушы еллар эчендә инде тәмам риваятькә әйләнгән: имеш, Федя утырырга яраткан бусаганы да ялт иттереп куйганнар океан аръягыннан килгән кунак өчен, шәмнәр сөреме белән капланган тәрене дә, тастымалга төреп, кулына тоттырганнар, күренекле якташыбызның балачак кулсызымнары сакланып калган обойны да кисеп биргәннәр. Бушка түгел, әлбәттә. Карчык бит бик бай графиня, диләр. Ул киткәч, өйнең хуҗасы үзенә «Жигули» сатып алган, хак булса…
Озакламый йортны кадаклап куялар һәм буйыйлар. Янәшәсендә кирпечтән ясалган ят бер төзелеш тә пәйда була. 1912 елда истәлекле урыннарны йөреп чыгу нияте белән Казанга махсус фотограф ияртеп килгән Федор Ивановичның үтенече белән ясалган сурәттәге йортка багам да аны танымыйм. Югалган бу йорт! Яңасы аны үз эченә тәмам «йоткан».
Янәшәдә генә елга чуерташы белән капланган таудан төшү юлы була. Әлеге юлдан Федорның әтисе Иван көн дә Земская управага эшкә йөри. Ул идарәдә писарь вазыйфасын башкара. Хәзер аның эш урынында – Жуковский урамы адресы буенча урнашкан бинада Әүһәдиев исемендәге музыка училищесы балкып тора. Кайчандыр өй белән эш арасындагы иң кыска юл шушы саналган. Тикшереп, үлчәп карадым: ярты сәгатьләп чамасы вакыт китә. Юл хәзерге Тихомиров урамы аша сузыла да, аннары Иван Шаляпин сукмак буйлап тау битенә күтәрелә торган була. Тау битендә Осокин агачлыгына килеп эләгә (1910 елда монда атаклы Шамов хастаханәсе пәйда була), агачлыкны узгач, Лядской бакчасына таба юл тота һәм эшенә дә барып җитә.
ЮКТАН БАР БУЛУ
Улы белән аралашу рәвеше үзенчәлекле була Иван Шаляпинның. Әтисеннән Федор ишеткән иң назлы сүз «скважина» була, хәер, кечкенә Федя ул сүзнең мәгънәсен барыбер дә аңламый. Ә инде иркәләүгә килгәндә, еш кына аны чалт итеп сугып җибәрүләр алыштыра торган була. Әмма үзенең истәлекләрендә әтисен айный алмый эчә торган сәрхүш һәм гаугачы итеп сурәтләгән Шаляпин, миңа калса, буяуларның артык караларын кулланган.
«Ул алагаем зур таяк күтәреп миңа ташланды. Тотып үтерә икән, дип куркып, өстемдә нәрсә бар, шул килеш кенә урамга чыгып йөгердем. Җиңел генә ыштаннан һәм күлмәкчән хәлдә, яланаяклап, 15 градуслы салкында ике кварталны чабып уздым һәм дустым өенә кереп постым».
Иван Шаляпин
Шаляпин бу истәлекләрен язганда инде танылган артист булгач барлыкка килгән тормышы белән үткәне арасында контраст кирәклегенә төшенгән булса кирәк. Укучы аның нинди түбәннән – тормышның иң төбеннән күтәрелгәнен белеп шаккатсын, янәсе. Күрегез, ул хәзер Зур театр сәхнәсендә патша киемнәреннән балкый – коеп куйган Борис Годунов! Казаннан башкалага эләккән Шаляпин рус хыялының чып‑чын үрнәге: юктан бар булганнарның берсе ул!
Шулай да вакыт‑вакыт Федор, хатирәләргә бирелеп һәм китабының төп идеясе хакында онытып җибәреп, ә бәлки, күңеле нечкәреп китеп, мондый истәлекләр белән дә бүлешеп куя.
«Аның чәчләре йомшак һәм һәрвакыт яхшы итеп тарап куелган булыр иде, андый матур причёсканы минем башка берәүдә дә күргәнем булмады. Безнең аралар йомшарып киткән чакта аның чәчләрен сыйпау – үзе бер куаныч иде. Әнием үзе тегеп биргән күлмәктән йөри иде ул, ул күлмәк тә йомшак тукымадан тегелгән, якасы кайтарып куелган, галстук урынына тасма тагылган. Ә инде соңрак, «фантазия» күлмәкләре пәйда булгач, тасма урынына бау тагып куя иде әни».
Ниндидер гади рус мужигына охшамаган сәрхүш сурәте килеп баса күз алдына, килешәсезме? Французга тартымрак… Шулай да, асылда нинди булган соң Иван Шаляпин? Әйе, балаларын ул артык иркәләмәгән, бишек каршында мөлдерәп хисләнеп утырмаган, үтенечләр һәм гаризалар язып, иге‑чиге юк документларны күчереп язып, хәстәрләп, күз аллары караңгыланганчы эшләгән дә эшләгән. Әгәр айный алмыйча эчеп, иртән куллары калтырый торган булса, ничек каләм һәм кара белән эш итәр иде икән соң ул? Югары дәрәҗәле түрәләргә юллана торган гаять әһәмиятле кәгазьләрнең кайсыберләре нәкъ менә Иван Шаляпин гына яза торган «тантаналы» почеркны таләп итә торган була, җитмәсә. Мин бу кәгазьләрне үз күзләрем белән күрдем. Иван Шаляпин башкарган бу эшне, һич курыкмыйча, каллиграфия сәнгате үрнәге дип атарга була.
Әмма язвадан интегүче барлык писарьлар һәм канцелярия хезмәткәрләре кебек үк, өлкән Шаляпин да айга ике тапкыр егылып эчә торган була – аванс һәм получка алган көннәрдә, билгеле. Җанына шулай ял тапкан!
«Кайвакыт, эчеп алгач, әти, уйчанланып китеп, югары, хәтта хатын-кызларча тавыш белән бик сәер сүзләр тезмәсеннән торган җыр суза иде. Бу җырны җырлаганда, аның тавышы сәер, чит булып яңгырый, чөнки олпат гәүдәсе белән бөтенләй тәңгәл килми:
Сиксаникма,
Четвертакма,
Тазанитма,
Сулейматма.
Биштиникма!
Дыгин, дыгин,
Дыгин, дыгин!»
Мин аңардан бу ботарлап-чатарлап көйләнгән татар сүзләреннән торган җырның мәгънәсен сорарга тәки җөрьәт итмәдем».
Мин әлеге сүзләр тезелгән кәгазьне бер татар фольклористына күрсәттем. Һәм ул шунда ук моның татар такмагы булуын искәртте. Җырның башында саннар һәм бик нык бозып җырланган сүзләр бара, ә азакта – «тагын, тагын» дигән кабатлау. Күрәсең, Иван әфәнде бу такмакны базарда йә булмаса кабак төбендә ишеткән инде. Бәлки, аны хәмердән кәефләнеп киткән татар агае башкаргандыр да, тирәсенә җыелганнар «тагын, тагын» дип кабатлагандыр. Халык арасында бер-берсен мәдәни баету шулай бара ул.
Рапорт үрнәге. Земская управа.
Сукно бистәсе. Хәзерге Калинин урамы (өскәкүтәрелгәндә.
АЛАРНЫ КҮМӘЧ ТАНЫШТЫРА
Әбәт җиткәч, писарьлар кәстрүл белән төшке ашларын алып ашый. Портфельдән сөт салынган шешәләр чыгып, өстәлгә кунаклый. Нәкъ төшке аш вакытында монда кайнар күмәчләр белән баллы сойкалар күтәргән Алеша Пешков килеп керә. Ризык-нигъмәт тастымал белән каплап куелган – камыр ризыгыннан, авыздан сулар китереп, кайнар бу күтәрелә. Икмәк пешерү йорты янәшәдә генә – өч йорт аша урнашкан. Писарьлар – даими клиентлар. Чандыр, сөяктән генә торган гәүдәле Пешков, кызыл пута белән буып куелган, майланып беткән Бохара халатын киеп алып килеп керә, кашлары, мыеклары картлачларныкы кебек, ап‑ак онга баткан була.
Фаразлар буенча, Федор Шаляпин Казанның иң түбән катламнарын өйрәнгән булачак язучы белән нәкъ менә идарәдә таныша да. Сүз арты сүз китә, аннан болдырга чыгалар. Һава менә дигән, бераз йөреп килергә уйлыйлар. Федор, мәкле күмәч чәйни-чәйни, Алешаның писарьларның характерларын сурәтләп бирүен тыңлый: «Ә беләсеңме, әнә теге тәрәз буенда утыручысы, йоны йолкынган казга охшаганы… Йә, әйт әле, нәрсәгә аңа каләм?! Ул бит борыны белән дә яза алыр иде…»
Мөгаен, Федор яңа иптәше янына Деренков пекарнясына да сугылгалагандыр. Подвалдагы «сукыр» тәрәзәләргә карап, анда ипи өчен камыр басучы эшчеләрне дә күргәндер, соңгылары эш барышында гел җырлый торган була, җитмәсә. Бәлки, яннарына да төшкәләгәндер, тыңлап торгандыр. Әмма он тузаны артык ябышмасын өчен, урамга чыкканнар күбрәк. Янәшәдә генә – Панаев бакчасы, эштән соң, анда да кергәләгәннәр булса кирәк.
Пекарня бинасы инде яңартылган, элеккеге хәлдә сакланмаган. Дөрес, подвалы – һаман шул ук. Ә менә Земская управа бөтенләй үзгәрмәгән – ни эче, ни тышы. Узышлый кергән идем: шул ук чуен баскычлар, һаман да исән бизәкләр, авыр биек ишекләр. Музей түгел-түгелен, тик монда шул чорның рухы яши һаман да. Әнә, скрипкасы белән бер малай тәрәзә төбенә чүмәшкән дә, кәгазьгә төрелгән пәрәмәчен ашап утыра. Икенче берсе ноталар кочаклап коридордан йөгереп узды. Класстан җыр яңгырый, монысының да – үз символикасы.
СУКОНКА ҖЫРЛАРЫ
Шулай бервакыт буран ерып «Сукно бистәсе» метросына ашыккан чагым. Бураны да буран минсиңәйтим: әйтерсең, җил бозлы канаты белән биткә бәрә, тоташ кар дивары аша үткән-сүткән дә күренми. Бозлы бу җил канаты мине Духосошественский чиркәвенең ишегалдына куып кертте, һәм мин чиркәү эчендә бераз гына җылынып алырга булдым. Тынлык. Шәмнәр янып утыра. Алтарь каршында атакайның үзенең һәм чиркәүгә йөрүчеләрнең аркалары күренеп тора. Кадило селкенә. Пышылдашулар ишетелә. Шулчак хатын-кызларның җыры яңгырый башлады, тавышлар гөмбәзгә кадәр күтәрелде. Хәтергә Шаляпин килеп төште: нәкъ менә биредә, регент Иван Осипович Щербининга кыюсыз гына караштыргалап, оялчан дискантын шушы гөмбәзләргә ирештергән бит инде ул да. Шул ук аркадалы диварлар, аларга сеңеп калган элеккеге аһәңнәр һаман да яши төсле. Бары бизәкләр һәм иконостас кына яңартылган.
Күзеңне йому да җитә, син инде анда – 1886 елда. Сукно базары артында, Түгәрәк тау (Шарная гора) итәгендә булачак артистыбыз һәм аның регенты бер түбә астында яшиләр ул чакта. Шаляпиннар гаиләсе подвалда диярлек көн күрә, ә ялгызак Щербинин – алар өстендә. Көндезләрен ул җырлауларны тыңлый: балалар тавышларының, нәзек алтынсу башак сабагыдай, күккә сузылуын гүяки күз белән күргәндәй буласың. Ул тавышларны укытучылары өстәлгә линейка белән сугып туктатып та кала. Ә хор ягымлы, тәңгәл яңгыраганда, йортка яктылык тулгандай була. Әйтерсең, өй, шапшак Суконка йортлары тезелгән урамны калдырып, һавага күтәрелә һәм тирбәлә, тирбәлә…
Әмма төннәрен янә кара кеше пәйда була, һәм аның кулында яшел ут булып кайнап шешә чайкала. Бу адәм инде бөтенләй башка җырлар җырлый. Пычрак, башбаштак, оятсызларны. Иван Шаляпин, мендәр белән капланып, хәйран кала торган була: «Ничек бу җен пәриен чиркәүгә кертәләр микән?!» Ә менә Федя укытучысын кызгана. Аныңча, әтисе «тавышка китү»нең нәрсә икәнен күз алдына да китерә алмый. Клиростагы җырчылар бит, җырга күмелгәндә, Егор, Митя, Федя булудан туктый… алар, шәһәр паркындагы фонтанның суы шикелле, бер тавыш агымына әверелә. Аларны тыңлаган чиркәүгә килүчеләрнең күзләреннән яшь тамганчы, шәмнәр калтырап гөмбәзгәчә үрелгәнче…
Сукно бистәсе.
Сукно бистәсе һәм Сошествие Святого Духа храмы.
5 нче гимназия янындагы Горловой кабагы.
Яхшы башкарылган җырлардан хәтта регентның да күзләре яшьләнә кайчак. Служба тәмамланганнан соң, ул, хорны җибәреп, якындагы гына трактирга юл тота. Әлеге трактирда Пушкин үзе йон заводындагы бер эшче белән гәп корып утырган дип сөйлиләр. Федяның Щербининны трактир ишеге каршында каравыллаган чаклары еш була. Малай регентның еш кына стаканы өстенә иелеп йокымсырап утырганын да күрә.
«Ул чәчләрен озын итеп йөртә һәм артка таба тарап куя, зәңгәр күзлек кия иде, болар һәммәсе дә үзенә җитди һәм затлы төс бирә. Өстендә җиңсез кара халат булыр, башында – башкисәр шапкасы. Артык күп сөйләшмәс. Әмма шушы затлылыгына да карамастан, Сукно бистәсендәге бөтен халык кебек үк, егылып эчә».
Щербинин кабактан инде шапкасын калдырып чыга торган була. Күзлекләре дә, әллә хәмердән, әллә хуҗасының чалыш адымнарыннан, келтерәп тора. Федор, ләх булып чыккан укытучысына иңен куеп, аны бусагасына кадәр илтеп куя. Кайтырга ерак та түгел-түгелен, тик регентның аяклары кабат трактирга таба борылырга алгысый.
Ходайга һәм Бахуска хезмәт итүче әлеге бәндә Шаляпинның талантын күреп алучы беренче кешеләрдән була, нәкъ менә ул Федяга ноталар тоттыра, малайны «авыз белән түгел, ә күкрәк белән җырларга» өйрәтә. Аны чиркәүгә алып килә. Федор үзенең әле ул чакта хәлсез генә тавышын чиркәү гөмбәзе астында ишеткәч, беренче тапкыр гармония тоя. Гәрчә ул сүзне ул вакытта ишетеп белмәсә дә.
Казандагы төбәкне өйрәнүче Сергей Саначин халыкта Горловой исемен йөртүче әлеге кабакны эзләп таба. Бирегә килүчеләр тамакларын җыр белән иркәләргә яратканга да кабак Горловой исемен йөрткән, имеш. Ул инде күптән юкка чыккандыр, дисәләр дә, сакланган кабак. Таш йөзлекләр белән бизәлгән бер катлы тыйнак кына йорт эчендә хәзер банк офисы урнашкан икән, ул үзе Петербургская урамындагы 5нче гимназия каршындагы чыршылар артында яшеренеп утыра. Идән такталарын куптарып карасак, ярыкка төшеп тәгәрәгән бөке белән тиен-мазарны да табып алып булыр иде, минемчә.
Шаляпин тематикасына йөз тоткан Казан рестораннарының берсендә менюда «руанча үрдәк» бар, ул артистның яраткан ризыгы буларак тәкъдим ителә. Коровин исемле рәссамга язган хатында Шаляпин үзе исә, киресенчә, Парижны басып алган әлеге үрдәкләрдән гарык булуы турында яза. Хатында ул катык катып ашый торган рус пилмәннәрен сагынуын ассызыклый – «мин ул ризыкны комсызларча яратам», – ди. Пилмән Шаляпиннар йортында бәйрәм ашы исәпләнә, ә гадәти көннәрдә әниләре гади генә «мура», ягъни кваска нигезләнгән сыек аш әмәлли торган була. Бу шулпага арыш сохарие ваклыйлар, бәрәңге, суган, тозлы кыяр салып, киндер мае өстиләр.
Гел ач йөри торган Федя, чиркәүдәге клироста, йә булмаса туйларда, җеназаларда җырлавы өчен тиен-миеннәр тәти калса, шунда ук кабакка йөгерә торган була. Әйе, әйе, теге кабакка: анда ул кичәгедән калган щи белән тавык алып, туйганчы ашый. Чәйне дә варенье белән эчә хәтта, ә менә алма бөккәнен, хәстәрләп төреп, әнисенә күчтәнәч итеп алып кайта. Җырлавы белән эшләп алган вак-төякне шулай ук яраткан театрына, шапито белән Яшка балаганына тота. Соңгысы халыкны хәзерге Ленин бакчасы урнашкан урындагы ярминкәдә җәлеп итә торган була. Шулай да акчаның яртысын, нигездә, әнисенә алып кайтып тапшыра. Әнисен ярата ул, кызгана.
«Мин чын күңелдән ышанган һәм җанымда яшәгән барлык уйларны, хыял-өметләрне сөйли алган бердәнбер кеше ул иде. Әтине тыңларга кушып, ул мине асылда тормышның авыр булуына, аңа яраклашырга кирәклеккә төшендерде. Шулай ук – эшләргә кирәклегенә, чөнки ярлының, эштән кала, яшәве юк. Аңа берәү дә юл ярырга тормый».
Ул чактагы кабаклар тәрәзәләрендә пәрдәләр эленеп торган, тәрәз төпләрендә яран гөл үсеп утырган зур ызбалар рәвешендә булган. Тәрәз төпләрендәге гөлләр арасында песиләр йокымсыраган. Ә диварларда Казан песие турындагы рәсемнәр эленеп торган. Чебеннәр мыжлаган. Чисталыгы да чагыштырмача булган, билгеле. Бәйрәмнәрдә болдырга империя флагын чыгарып элгәннәр. Керә торган ишекне чыршы гирляндалары белән чәчәкләр бизәгән. Меню булмаган. Бүген, әйтик, жумба балыгыннан уха пешсә, иртәгә исә кыздырылган май кисәгенә пешкән борщ көткән. Җәйгә чыккач, әлбәттә, окрошка даими әзерләнгән. Икенче ашлардан бәрәңге, сельдь балыгы, тозлы кыяр өстәлдән төшмәгән. Ишегалдында самавырлар кайнап утырган. Аракыны графиннарда да биргәннәр, чәркәләп тә. Нигездә, ирләр җыела торган булган кабакларда. Гаиләләр белән йөрү ярамаган. Эшчеләр хезмәт хакы алган көннәрдә кабак чын мәгънәсендә халык ташкыныннан мыжлаган. Гармунга җырлап, типтереп биегәннәр. Бу җыр-биюләр еш кына савыт‑саба вату, сугышу белән тәмамланган. Полицай чакырып, исерек халыкны куып тарату очраклары да еш булган. Ирләрен кабак ызбасы почмагында каравыллап, өйгә алып кайтырга килгән хатыннар тезелешеп торган. Имин кайтып җитүе, акчасыннан бөтенләй колак какмавы кадерле булган.
«Бу тоташ мәхшәр көннәре иде; кешеләр, кешелеген җуеп, бер мәгънәсезгә акырыша-бакырыша, сугыша, елый, пычракта ауный. Андый чакларда тормыш миңа куркыныч, җирәнгеч булып тоела иде…»
70нче елларда мин Тихомирнов урамы, 7 йорт, 9 фатир адресы буенча «сиреньле тәрәзләре» белән билгеле сәүдәгәр йортында яшәдем. Шулай бервакыт, Качманган кичтә, «Победа» кинотетары артындагы (хәзер анда Г. Кариев театры) күрше ишегалдында йорт яна башлады. Кешеләр фатирларда яшәүчеләрне уятып тыз‑быз чабыша. Ут күрше йортларга да төшмәсен дип котлары очты. Анда бит барысы да агачтан! Мине, төреп, урамга алып чыктылар. Хәзер дә күз алдымда тора ул күренеш. Эре йолдызлар белән бизәлгән кышкы төпсез зәңгәр күк һәм «Унике ай» әкиятендәге зур учак кебек дөрләп утыручы ике катлы агач йорт. Янгынны туктату мөмкин дә булмагандыр, күрәсең. Мин ул йортны яхшы белә идем: без анда әллә ничә тапкыр качышлы уйнадык. Шыгырдап торган идәнле озын караңгы коридоры, аның иң түрендә элпә генә нур төшә торган тәрәзәсе. Шомарып, пеләшләнеп беткән тар баскычлар өскә алып менә.
Инде студент булгач, төбәк тарихына кагылышлы китапларны укый-укый, мин ул йортта Шаляпиннар торганын белдем. Бу хакта белгән кешеләр күп булган, әмма никтер саклау табличкасы да элеп куярга кирәк тапмаганнар. Хәер, ул табличка гына иске йортларны юк итү кебек масштаблы проектны тормышка ашырганда Шаляпин йортын саклап кала алыр иде микән, белмим. Могҗиза булган очракта да ул хәзерге яңа йортлар арасында бер мескен булып утырып калыр иде, миңа калса.
Ә бит Суконка Шаляпинга күп нәрсә бирә. Бу эшчеләр бистәсендә үскән кеше теплица шартларындагыча үсә алмый, ул тормышның ачысын да, төчесен дә татый. Нәкъ менә шул тормышның бар якларын күреп үсү халыкка Шаляпин кебек шәхесне бүләк итә дә инде. Василий Качалов аңа артист буларак кына түгел, ә табигатьнең камил бер үрнәге буларак та соклана идем, дип искә ала:
«Әйтерсең, кечкенә, уртача кемнәрнедер үрчетү Россиянең үзенең үк теңкәсенә тия дә, ул менә шушындыйны бар итә – олпат, иркен, колач җитмәстәйне. Инде бүтән беркайчан да мондыйны кабатламас өчен ярата ул аны гүя. Талантының зурлыгы турында гына әйтмим, ә чын ир-атларча мәгърурлыгы турында да. Күреп торасыз бит: читекче итеп яратмый ул бу ир-егетне, ә артист итеп!» Ютубта Шаляпинның бер генә җырын – «Прощай, радость, жизнь моя» дигәнен тыңлау да җитә, хәтта шушы торгызылган язма да артистның тавыш көчен һәм олпатлыгын тоемларга мөмкинлек бирә. Бу безнең Суконка тавышы бит! Рус җанының колач җитмәслек киңлеге, хөрлеге! Шаляпин инде бөтендөнья күләмендә танылган артист булып җитешеп, чит илләрдә рус кешеләренең үзара аралашуларын күзәткәндә, ачу ташкыны кинәттән хис-тәэссораттан тулышкан күз яшьләренә әверелгәндә, болай дип кабатларга яраткан: «Суконканы без һәрчак үзебездә йөртәбез!» Ул аның йөрәгендә соңгы сулышынача йөргәндер, ышанам.
Казанда Федор Шаляпин дүрт адрес буенча яши, ике йорт инде фотосурәтләрдә генә сакланып калган. Ул укыган 6нчы номерлы шәһәр училищесы урынында хәзер «Туган авылым» ресторан комплексы җәйрәп утыра. Бу шәһәребезнең әле һаман төзәлеп бетмәгән иң соңгы югалтуларыннан берсе.
Ә менә Шаляпин җырлаган чиркәүләр бик яхшы сакланган. Мәсәлән, Варвара чиркәве. Аның эче яңартылган, билгеле, әмма диварлар бит үткәнне онытмый! Җырчының биографиясендәге иң төп чиркәү – Богоявление чиркәве, Шаляпинны биредә 1873 елда чукындыралар. Ләкин, ялгышлык белән, чиркәү-приход кенәгәсенә Шляпин дип теркәп куялар. Тәбәнәк кенә зәңгәр төстәге бу чиркәү Баумандагы Воскресенская чаңы артында тыйнак кына тора бирә, даһи бас иясенә куелган һәйкәлгә якынрак килсәң, күрергә була үзен. Чиркәү эчендәге акустика гаҗәеп! Әлбәттә, акустика барлык чиркәү-храмнарда да яхшы, әмма биредә ул үзенә бер төрле. Пышылдап кына әйтелгән догалар да ишетелә, тәреләр каршында пыскыган шәмнәрнең җиңелчә тавышы да…
ОЧЫП КИТТЕ УЛ!
«Минем тормышым сәхифәләре» мемуарларын Казандагы Шаляпин урыннары буйлап юл күрсәткече буларак кулланырга мөмкин. Нидер сакланган, нидер юк. Мәсәлән, Ново-Комиссаровская урамындагы (хәзерге Мөштәри урамы) Чернояров исемле сәүдәгәр йорты, бирегә йорт хуҗасы чиркәү хоры малайларын данлау җырлары җырларга чакыра торган булган, соңыннан аларны тәм‑том белән дә сыйлаган. Яисә Панаев бакчасы, монда кайчандыр Шаляпинның уңышсыз дебюты була. Ул үзе бу хәлне шаярып искә алырга ярата:
«Аякларым, әйтерсең, сәхнә келәмнәренә ябышып катты, кулларым – ян-якларыма, ә телем… телем бөтен авызымны тутырып кабарды да агачка әверелде диярсең. Сүз дә әйтә, бармагымны да селкетә алмыйча тик катып калдым. Пәрдә артыннан тавышлар ишетелә:
– Әйт инде берәр сүз, шайтан алгыры!
– Аһ син, җир бит, әйт ни дә булса!
– Муен тамырына менеп төшкере… »
Монда хәзер «Динамо» стадионының буш трибуналары да туп артыннан йөгереп йөрүче берән‑сәрән фигуралар гына күренгәли. Кайчандыр җәйге театр ызбасы булган, рестораннар, буфетлар гөрләп эшләп торган, эскәмияләр урнаштырылган бакча җәелгән булган дип уйламассың да.
Кабан күлендә, аның Вахитов мәйданына илтүче, ягъни күпергә барып тоташа торган өлешендә, йөзьяшәр өянкеләр һәм камыш чатырманнары сакланып калган. Бераз гына ары барсаң, Шаляпин мемуарларында сурәтләгән манзара ачыла:
«Кабанда җәйләрен искиткеч рәхәт, ә кышын – тагын да яхшырак. Рәхәтләнеп зәңгәр боз буйлап тимераякта шуарга мөмкин, бәйрәмнәрдә кул сугышлары уздырыла, бу тамашаны бик өнәмиләр, билгеле. Кул сугышында катнашучылар икегә бүленә иде: бер якта – без, Казан Русе вәкилләре, икенче якта – ихлас күңелле татарлар. Сугышны балалар башлап җибәрә. Тимераякта очып барганда, кинәт, күз иярмәгән җирдән, татар малае килеп чыга да, йөзеңә китереп сылый, аннары һай-һайлап алга ыргыла. Ә син җимерелгән борыныңа кар куеп, ачу белән түгел, ә кисәтүле бер гыйсъян белән сукранасың: «Тукта, күрсәтәм әле мин сиңа күн чырай!»
Фёдор Шаляпин җырлаган Варвара чиркәве.
Җәйләрен Федор дуслары белән яр буена камыштан шалаш ясап куя торган була. Монда алар балык тоталар, уха пешерәләр, су коеналар. Бераз үсә төшкәч, Шаляпин бу ярларга үзе генә килеп йөрергә ярата. Агач башына менеп утырып, хыялланып утырган.
«Мине җәйләрен, бигрәк тә җәйге төннәрдә, Кабанга тарта иде. Яр буена барып утырам да, олы өянкеләрнең берсенә менеп кунаклыйм, яктырганчы, төнге кош шикелле, шунда утырам. Күлнең йөзенә карап уйланам. Мондагы тынлык миңа уйларымны тәртипкә китерергә мөмкинлек бирә иде, Сукно бистәсендәге тормыш түбәндә агып ята, ә мин, барлык шапшаклыклардан аруланып, биектә йөзәм».
Революциягә кадәр чыккан газетада мин бер Казан беллетристының мондый пассажына юлыктым:
«Шаляпин, аккош шикелле, югары очыш турында хыяллана. Кечкенә Федя, ботакка менеп утырып, Кабанның караңгы суларына төбәлеп, башкала һәм ерак илләр хакында уйлый. Һәм менә – очып китте дә ул! Еллар уза тора, ә Федор Шаляпин туган каласына җырлары белән әйләнеп кайтып тора».
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев