Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шашлык кыйммәткә төшмәгәе

Күптән түгел Апас районының Шонгаты авылында аздан гына янгын чыкмый калган. Чүп-чар яндырганда ут коры үләнгә дә күчкән. Утны вакытында сүндереп өлгергәннәр. Апрель аенда Яшел Үзән, Лениногорск, Сарман, Кама Тамагы, Алабуга, Азнакай, Мамадыш, Кукмара районнарында да шундый 38 очрак булган. Коры үлән, чүп-чар яккан өчен 9 кеше административ җаваплылыкка тартылган....

Күптән түгел Апас районының Шонгаты авылында аздан гына янгын чыкмый калган. Чүп-чар яндырганда ут коры үләнгә дә күчкән. Утны вакытында сүндереп өлгергәннәр. Апрель аенда Яшел Үзән, Лениногорск, Сарман, Кама Тамагы, Алабуга, Азнакай, Мамадыш, Кукмара районнарында да шундый 38 очрак булган. Коры үлән, чүп-чар яккан өчен 9 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Югыйсә Татарстанда әле 23 мартта ук янгынга каршы махсус режим кертелгән иде.
Шашлыкның бәясе - 4 мең сум
Гомумән алганда, ел башыннан Татарстанда 909 янгын очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев җиткерде. Иң күп янгын чыгу очраклары Әлмәт, Кама Тамагы, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Мөслим районнарына, Чаллы, Казан шәһәрләренә туры килә. Кызганыч, корбаннар да бар. Утлы фаҗигаләрдә 89 кешенең гомере өзелгән, 140 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Һәр очракта да янгын чыгуның төп сәбәпчесе - кеше үзе. Кемдер, кайдадыр игътибарсыз кыланган.
Ә белгечләр язгы чорда аеруча игътибарлы булырга куша. Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә бернинди дә учак ягарга ярамый, хәтта үз бакчаңда да. Моның өчен 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфаи затлар өчен ул 15-30 мең сум, юридик затлар өчен 400 мең сумнан башлап 500 мең сумга кадәр тәшкил итә. Учак ягып, шашлык кыздырып каршы алына торган май бәйрәмнәрендә күзәтү эшләре аеруча җитди алып барылачак. Шул рәвешле, шашлык пешерүчеләргә карата да штрафлар зур быел.
Куркыныч яный
Коткаручылар республикада янгын куркынычы аеруча зур булган урыннарның исемлеген дә төзегән. Шул рәвешле 86 торак пункт исәпкә алынган. Брифингта катнашкан урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров сүзләреннән аңлашылганча, 6 урман хуҗалыгы кишәрлеге (Әгерҗе, Шәһәр яны, Яшел Үзән, Алабуга, Лубян урманчылыгы, Арча урманчылыгының бер өлеше) аеруча зур куркыныч астында. Янгын ут белән саксыз кылану аркасында гына түгел, гап-гади пыяла аркасында да чыгарга мөмкин. "Үз күзем белән күрмәсәм дә, пыяла кызып, коры үлән янып китү очраклары турында беләм", - диде министр. Урманнарда андый-мондый янгын чыга калса, бүген республикада алты меңгә якын кеше "кызыл әтәч" белән көрәшергә әзер тора, моның өчен махсус 760 автотехника, 2 вертолет, 5 янгын сүндерү поезды һәм 1 катер әзерләнгән. Соңгы дүрт ел эчендә Россия урманнарында ике меңгә якын янгын чыккан, нәтиҗәдә 450 меңнән артык гектарда урман янып көлгә әйләнгән. "Бездәге урманнарның өчтән бер өлеше кадәр бу, - ди Алмас Нәзиров. - Соңгы дүрт ел эчендә Татарстан урманнарында бер янгын да теркәлмәде. Урман янгыннарының күбесе нәкъ менә корыган үләнгә ут төртү нәтиҗәсендә башлана. Шуңа күрә быел республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов республикада кипкән үләнне яндыруны тыю турында күрсәтмә бирде".
Һава торышына карап
Янгынга каршы махсус режимның күпме дәвам итәчәге әлегә билгеле түгел, барысы да һава шартларына бәйле булачак. Әйтик, узган елда ул 15 ноябрьгә кадәр дәвам иткән. Әмма режим кертелде дә мәсьәлә хәл ителде дигән сүз түгел. Авылларда, мәсәлән, корыган үлән, агач ботакларын тутырырга махсус тимер савытлар юк, чүп чыгару тәртибе эшләнеп бетмәгән. Шулай булгач, әйләнә-тирәсендә тәртип урнаштырырга теләгән кеше нишләсен? Чүпне үз бакчасында яндырудан башка чарасы калмый. Бер яктан, чистарынмыйча булмый, ә икенче яктан, ут ягарга ярамый. Дөрес җавапны һәркем үзе сайлый. Әмма ул җавап фаҗигагә генә китермәсен иде. Штрафтан куркынычрак нәрсәләр бар бу дөньяда.
Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 64 | 08.05.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев