Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шекше мәдәният йортында “Бәрәңге бәйрәме” узды [+фото]

Иртә яздан бакчасында эшләп, җәй буе мул уңышка өметләнеп тир түккән авыл халкы бүген тырыш хезмәтенең җимешләрен татый. Җиләк-җимешләрдән төрле кайнатма, эчемлекләр әзерләп, яшелчәләрдән салатлар ясап рәхәтләндек. Соңгы атналарда бәрәңге казып, бу уңышны да базларга урнаштырдык. Бакчаларда тәгәрәшеп үскән йомры гәүдәле, йодрык кадәрле бу яшелчә безнең өстәлләрдән ел әйләнә төшми...

Иртә яздан бакчасында эшләп, җәй буе мул уңышка өметләнеп тир түккән авыл халкы бүген тырыш хезмәтенең җимешләрен татый. Җиләк-җимешләрдән төрле кайнатма, эчемлекләр әзерләп, яшелчәләрдән салатлар ясап рәхәтләндек. Соңгы атналарда бәрәңге казып, бу уңышны да базларга урнаштырдык. Бакчаларда тәгәрәшеп үскән йомры гәүдәле, йодрык кадәрле бу яшелчә безнең өстәлләрдән ел әйләнә төшми дисәк, дөрес булыр. Кеше организмы өчен файдалы матдәләргә бай бәрәңгедән бик күп төрле ризыклар әзерләнә. Гомумән, Җир-Ана бүләк иткән әлеге нигъмәттән башка бүгенге тормышыбызны күз алдына да китерүе кыен. 22нче сентябрь көнне Шекше мәдәният йортына "Бәрәңге бәйрәме"нә килүчеләрне дә әлеге яшелчә "берләштерде". Бу чарага әзерлек бакчаларда бәрәңге чүпләгәндә ук башланган иде инде. Шекше һәм Алан-Елга халкы әлеге яшелчәнең иң зурларын һәм үзенчәлекле формадагыларын сайлап читкә алып куеп барды, көзге муллыкка багышлап композицияләр ясады. "Бәрәңге бәйрәме"ндә алардан күргәзмә әзерләнеп, җиңүчеләр дә билгеләнде. Бәйге шартлары буенча "Иң зур бәрәңге" үстерүчеләр Алан-Елга авылыннан Хәдия Гатиятуллина һәм Шекшедән Гүзәл Мәхмүтова булды. Аларның бәрәңгеләре 1шәр кг. тәшкил итте. Композицияләр арасында Әдилә Миннебаева һәм Әмир Хисмәтов әзерләгәннәре билгеләнде , ә "Иң кызыклы бәрәңгеләр" авторы дип Рәмзилә Нәгыймова табылды. Әлеге яшелчәдән "Иң тәмле ризык"ны Миләүшә Хәйртдинова пешергән, ул әзерләгән пәрәмәчләрдән тамашачылар да авыз итте. Җиңүчеләргә, бәйгедә катнашып кызыксындыру призларына лаек булучыларга, шулай ук төрле уен-ярышларда катнашкан тамашачыларга да бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм мәдәният йорты ишегалдында көлдә пешкән бәрәңге ашау белән тәмамланды.

Ләйсән Хисмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев