Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шекшедә җыр һәм чишмә бәйрәме гөрләп узды [фото]

Әле узган ел гына яңа тормыш өрелгән "Саимә чишмәсен" Шекше җирлегендә яшәүчеләр үз итеп, яратып өлгерде. Тереклек шавы булып, җанга рәхәт талгынлык биреп гөрләгән бу көмештәй сулы чишмә янына килеп гаиләң, дусларың белән ял итү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. 28нче август кичендә Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре көче һәм авыл җирлеге...

Әле узган ел гына яңа тормыш өрелгән "Саимә чишмәсен" Шекше җирлегендә яшәүчеләр үз итеп, яратып өлгерде. Тереклек шавы булып, җанга рәхәт талгынлык биреп гөрләгән бу көмештәй сулы чишмә янына килеп гаиләң, дусларың белән ял итү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. 28нче август кичендә Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре көче һәм авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов ярдәме белән оештырылган концертны үткәрү өчен дә нәкъ менә әлеге урын сайланды. Җыр һәм чишмә бәйрәмен "Гармун моңына кушылып җырлый-җырлый, күңелләргә коя чишмәләр" дип юкка гына атамадык. Максатыбыз: авылдашларны һәм ерак араларны якын итеп кайткан кунакларны табигать кочагында бөтен мәшәкатьләрен оныттырып, тирә-яктагы матурлыкка хозурланып, чишмә челтерәвен тыңлап ял иттерү, гармун һәм чишмә моңнарына кушылып күңел түрләреннән агылган җырларны башкарырга чакыру, дус-туганнар белән очраштыру иде. Концертта җыр-моңга, биюгә сәләте булган һәркемгә катнашу мөмкинлеге булдырылды. Үзешчән биюче Фәридә Миннебаева башкаруында "Су юлы" хореографик күренеше белән башланып киткән җыр һәм чишмә бәйрәмен "Татар халык көйләренә тезмә" уйнап гармунчыбыз Рәкыйп Шәрипов дәвам итте. Авылыбызның имам-хатибы Фарсил Зәйниев изге догалар укып һәркемгә дә хәерле гомерләр теләде. Үзешчән җырчылар Гөлшат Мәхмүтова, Гүзәл Хәйртдинова, Алия Әмирова, Руслан Гатиятов, Ләйсән Хисмәтова, нәфис сүз осталары Флера Ханнанова һәм Әлфирә Таҗиева, биюче Рәсүл Фәйзрахманов чыгышын тамашачылар яратып карады. Әлеге бәйрәмгә кунак буларак чакырылган якташыбыз, "Саба дулкыннары" радиосы дикторы Венера Закированы авыл халкы моңлы тавышлы җырчы буларак та белә, ул да әлеге бәйрәмгә музыкаль күчтәнәч белән килгән . Җыр бәйрәменең тагын бер хөрмәтле кунагы Сиринә Гатиятова. Ул үзе Тимершык авылыннан, язмыш аны Шекше егете Расип Гатиятов белән кавыштырган. Бүгенге көндә Теләчедә яшәп, Шекшедәге төп нигездә гомер итүче әниләре һәм туганнары янына еш кайтучы Гатиятовларны "сәнгать сөюче гаилә" дисәк ялгыш булмас. Аларның барысы да җыр-моң дөньясында кайный. Алан-Елга авылындагы "Саимә чишмәсе"ндә оештырылган концертта уллары Рамилнең гитарада уйнап-җырлавы, Сиринә Гатиятованың дәртле һәм матур җырларын тамашачы күңеленә үтәрлек итеп башкару осталыгы бик күпләрне сокландырды. Аларның чыгышы бу бәйрәмнең "йөзек кашы" булды. Тамашачылар да кул чабып кына утырмады бу кичне. Алар "чишмә" сүзе кергән татар көйләрен башкарып "Җырлы аукционда" бүләкләр отты, соңыннан күмәкләшеп татарча биеде.

Ләйсән Хисмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев