Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәгъбан ае башланды: шәфкать капкалары ачыла, бәрәкәт арта, хаталар кими, гөнаһлар гафу ителә

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Раҗәб ае – Аллаһы Тәгаләнеке, шәгъбан – минем ай, Рамазан ае – минем өммәтемнеке. Шәгъбан – гөнаһларга кәффарәт була торган ай, ә Рамазан ае – гөнаһлардан пакьләнә торган ай», – дип әйткән.

Бу айда шәфкать капкалары ачыла, һәрнәрсәнең дә бәрәкәте арта, безнең көндәлек тормышыбызда белеп яки белмичә ясала торган хаталар кими, гөнаһлар гафу ителә. Шулай ук Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күп салаватлар әйтелә торган ай.

Шулай итеп, мөселманнарга тәүбәгә килеп, гөнаһлардан арынып һәм дә инде гафиллектән уянып, Рамазан аена хәзерләнү кирәк. Бу ай – Пәйгамбәрез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең ае булу сәбәпле, Аллаһы Тәгаләдән белеп һәм белмичә эшләгән гөнаһлар өчен гафу-истигъфар сорап, Аңа якынлашу хәерле гамәлләрдән санала.

Мөселман булган бәндә бу файдалы эшләрне кичектерергә яисә иң куркынычы, бөтенләй дә калдырырга тиеш түгел, чөнки адәм баласының тормышы өч көннән тора: беренчесе – узган, гыйбрәт алыначак көн; икенчесе – бүгенге көн, ганимәт көне. Өченчесе – иртәгә яки киләчәк.

Адәм баласы ул көнне күрә аламы? Анысы Аллаһы Тәгаләгә мәгълүм. Бу айга керә алабызмы, юкмы – моны безгә кем әйтә ала? Билгеле, беркем дә хәбәр бирә алмый. Раҗәб ае узып китте, киредән кайтмый, Рамазан ае киләчәктә, аны күрү-күрмәвебез билгесез, ә шәгъбан ае исә бу ике ай арасында бер күпер булып тора. Шуңа күрә дә бу айда гыйбадәттә булу, адәм баласы өчен иң мөһим эшләрдән булып тора.

Без 4 изге ай барлыгын беләбез: раҗәб, шәгъбан, Рамазан һәм мөхәррам. Аллаһы Тәгалә барысына караганда да шәгъбанны аерып алып, аны Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең ае итеп
билгели.

Әнәс бине Мәликтән риваять ителә: «Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә болай дип әйтә: «Раҗәб аеның өстенлеге, Коръән Кәримнең башка китапларга карата булган өстенлеге кебек. Шәгъбанның башка айлардан өстенлеге: минем җир өстенә килеп киткән барлык пәйгамбәрләр белән чагыштыргандагы өстенлегем кебек.
Ә Рамазан аеның өстенлеге: Аллаһы Тәгаләнең мәхлүкатларына карата булган өстенлеге кебек».

Шәгъбан ае бәрәкәтле ай. Бу айда Аллаһы Тәгалә нигъмәт капкаларын ача һәм колларына чиксез рәхмәтен ирештерә. Шуңа күрә дә бу айда ваемсызлыктан аерылып, вакытны күбрәк догада һәм зикердә үткәрү хәерле булыр.

Раббыбызның рәхмәтенә һәм нигъмәтләренә ирешү өчен сәбәпче һәм дә бәрәкәткә бай булган айны гыйбадәттә уздыру хәерле эш булып тора. Бу айда башкарылган барлык яхшы эшләр 70 тапкыр арта һәм бернинди каршылыкларсыз күккә күтәрелә.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм шәгъбан аенда бик күп ураза тоткан. Бервакыт бер сәхабә Аллаһының Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: «Әй Пәйгамбәр, мин синең шәгъбаннан да күбрәк ураза тотканыңны күргәнем юк (Рамазан ае уразасы – фарыз, ә шәгъбан аенда ураза фарыз түгел һәм ул һәркемнең үз ихтыярында, бу очракта Рамазаннан кала башка айлар да күздә тотыла). Моның сәбәбе нәрсәдә?» – дип сораган. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Бу айда барлык гамәлләр дә Аллаһының хозурына ирешә. Мин гамәлләремнең үзем уразалы вакытта ашуын телим», – дип җавап биргән.

Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Шәгъбән аена шундый исемнең бирелү сәбәбе шундадыр, бу вакытта ураза тотучыларга Раббылары тарафыннан күп изгелек була, чөнки тоткан уразаның әҗере агач ботаклары кебек тармаклана, ишәя. Бу инде җәннәткә керергә сәбәпче була», – дип безгә бу айның фазыйләтен аңлатып биргән.

Шәгъбан ае бик тә кыйммәтле һәм дәрәҗәле ай. Безнең сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең ае булу сәбәпле, мөселман бәндәсенең теле һәм яшәгән һәр көне салаватлар белән зиннәтләнергә тиеш. Салаватлар әйтү, ул беренчедән – Аллаһы Раббыбызның әмерен үтәү булса, икенчедән – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм каршында булган хакны үтәү була. Салават ул, Аллаһыдан – рәхмәт, фәрештәләрдән– истигъфар һәм мөэминнәрдән – дога, дигән сүз. Салаватның иң кыскасы: Әллаһүммә салли галә Мүхәммәдин вә галә әәли Мүхәммәд.

Аллаһ Раббыбыз ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык, бәрәкәт, муллык, һәрбарчаларыбызга саулык-сәламәтлектә, иминлектә, күңел тынычлыгы белән хәерле тормышлар белән бәхетле булып яшәүләрне насыйп итсен!
Чыганак: nur.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев