Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шиһаб Мәрҗанигә Казанда һәйкәл куелачак

Башкаланың Мәрҗани урамында торгызылачак һәйкәлнең тантаналы ачылышы җәй айларына билгеләнгән.

Дөньякүләм танылган дин галиме, фәлсәфәче Ш.Мәрҗанигә Казанда һәйкәл куелачак. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов хәбәр итте.

Муфтий РТ почтил память Ш. Марджани на Ново - татарском кладбище

Исегезгә төшереп узабыз, бүген Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан искә алу чарасы булып узды.

“Ш.Мәрҗани - безнең горурлана торган шәхесебез, - ди Мансур хәзрәт Җәләлетдинов. – Дин галиме, мәгърифәтче, тарихчыга быел һәйкәл куелачак. Әлеге форсаттан хөкүмәтебез җитәкчеләренә дә рәхмәт әйтеп узасы килә. Казанның Мәрҗани урамына урнашачак һәйкәлнең тантаналы ачылышын җәй айларына тәгаенләдек.

Юбилей чараларын күләмле итеп уздырачакбыз. Мәрҗанигә багышланган конференцияләр дә оештырырга исәп тотабыз. Россия мөфтиләре белән дә проектлар буенча сөйләшүләр алып барылды. Ел дәвамында төрле эчтәлектәгеләре узар, дип ышанам.

Ш.Мәрҗани - көрәшче, Сабан туе мәйданнарында батыр булган шәхес. Аңа багышланган спорт ярышлары уздыру да күздә тотыла. Шәкертләр мондый ярышларга әзерләнә инде”.

Мансур хәзрәт искәртеп узганча, Татарстан Диния нәзарәте Ш.Мәрҗанинең бүгенге дәвамчылары белән дә элемтәдә тора. “Нәсел дәвамчылары белән күрешәбез, алар безгә килеп йөри. Озакламый Мәрҗани  музее ачылыр, дип уйлыйбыз. Бәлки галимнең нәсел дәвамчылары үзләрендә саклана торган кадерле экспонатларны да китерерләр. Китаплары бик күп, безгә галимнең шәхси әйберләре кызыклы булыр иде”, - ди Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X