Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шиһабетдин Мәрҗани фотосурәтләре китап итеп бастырылачак

Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимовның җәмәгатьчелеккә танылган фотосурәтләре аерым китаплар булып басылып чыккан инде.

Шиһабетдин Мәрҗани фотосурәтләре китап булып басылачак. Бу хакта "Татарстан" радиосына Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров хәбәр итте. 

 

Методик басманы алда искә алынган институт галимнәре әзерли.

Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең үз сайты булачак

 

Танылган язучылар Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимовның җәмәгатьчелеккә танылган фотосурәтләре аерым китаплар булып басылып чыккан инде.  

 

"Проектның максаты - шәхесләребезнең архивларда сакланган танылган һәм билгесез фотосурәтләрне туплап, бастырып чыгару. Шулай ук әдәбият әһелләребезне, мәдәниятебезне популярлаштыру, таныту", - диде Илһам Гомәров. 

 

Хәзерге вакытта Шиһабетдин Мәрҗани шәхесенә багышланган китап әзерләнә. Ш.Мәрҗанинең бары ике генә фотосурәте булганлыктан, аңа багышланган альбомда Мәрҗани даирәсендә булучыларның, шәхес яшәгән йортның, аның хезмәтләренең рәсемнәре дә урын алачак. 

 

Фото: архив/Рамиль Гали, Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев