Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шиһабетдин Мәрҗанинең моңа кадәр басылмаган әсәрләрен нәшер итәчәкләр

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр советы рәисе, мөфти шейх Равил Гайнетдин Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеген кабул итте.

Шиһабетдин Мәрҗанинең моңа кадәр басылмаган әсәрләрен нәшер итәләр. Бу хакта Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин һәм тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов, шулай ук Россиядә Шиһабетдин Мәрҗани тормышын һәм иҗатын өйрәнүдә әйдәп баручы философия фәннәре докторы Айдар Юзеев  сөйләштеләр. Бу хакта Россия мөселманнары рәсми сайты хәбәр итә.

Очрашуда шулай ук Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов катнашты.

Очрашуда Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап Мәскәүдә көзен узачак фәнни-дини конференциягә әезрлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Шулай ук төп игътибар бөек татар дин белгеченең басылмаган язмаларына бирелә.  

Фото: dumrt.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев