Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Шифалы»га ФОТОсәяхәт

Шифаханәләргә фотосәяхәтләребезне дәвам иттерәбез. Бу юлы Түбән Кама шәһәрендә урнашкан «Шифалы» санаторий-профилакториенә юл тоттык. Рәхим итегез.

«Шифалы» 1978 елдан бирле эшли. Ул Түбән Каманың шәһәр эчендә урнашкан.

Шифаханәдә берьюлы 137 кеше дәвалана ала.

Бина эчендә чиста, рәхәт һәм уңайлы.

Шифаханә нерв системасы, ашказаны системасы, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары буенча специальләшә.

Танылган кешеләр дә еш булгалый монда.

«Шифалы» «Танеко» оешмасы карамагында эшли.

70 %ка якын дәваланучылар «Татнефть» ширкәтеннән

Ябыгу методикалары киң файдаланыла монда.

Россиянең төрле регионнарыннан даими килүче пациентлары да бар икән.

Бу фотода - фиточәй эчү бүлмәсе.

Ингаляция

Кечкенә, әмма уңайлы һәм затлы бассейн.

Сауна

Рим мунчасы. Ул төрекләрнең хамам мунчасына охшаган.

Ниндидер капсула

Шифаханә коридорлары

Дәвалау процедураларыннан соң ял итү урыны

Спортзал

Күңелле гантельләр

Зал заманча җиһазландырылган.

Штурвал сыман тренажер. Умыртка баганасы өчен файдалы.

Шифаханәдәге иң кыйммәтле җиһазларның берсе.

Гирудотерапия - сөлек салу

Кая карама гөл

Ял бүлмәсе

Актлар залы

Ике бильярд өстәле бар.

Һәм ике теннис өстәле.

Китапханәдә татар газета-журналлары да бар.

Бу курчакка костюмны шифаханәдә эшләүче бер хезмәткәр әбисенең сандыгыннан табып алып килгән.

Юл аркылы чиркәү

Шифаханәнең парк зонасы зур түгел, әмма бар. Ерак түгел Кама елгасы һәм Святой ключ.

Аквариумда балыклар.

Бу экспонатны шифаханәгә аның директоры бүләк иткән.

Шифаханәдә яшәү, ашау һәм дәвалануның стандарт бәясе - 2310 сум.

Бүлмәләр төрле.

Юыну-бәдрәф зоналары чиста.

Комфорт ягыннан төрле бүлмәләр бар. Бәяләре дә төрле.

Ашшханә

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев