Саба таңнары

Шигърият уты сүнде [+Зөфәр Шәйхетдинов шигырьләре]

Районыбызның әдәбияты ти­рән кайгы кичерә. Узган җом­­гада 75нче яшендә комсомол һәм партия эше ветераны, шигърияткә Саба солтаны булган Зөфәр Гәрәй улы Шәйхетдиновны соңгы юлга озаттык.

Мәрхүм белән хушлашырга дуслары, элекке хезмәттәшләре, аның иҗа­тын, үзен, гаиләсен ихтирам иткәннәр күп килгән иде. Әле үләренә өч көн элек ке­нә редакциягә яңа язган ши­гырьләрен алып кергән ка­ләм иясенең арабыздан кинәт ке­нә китүенә ышанасы да килми.

1940 елда Байлар Сабасында туган Зөфәр Шәйхетдинов күпкырлы талант иясе - тумышы белән шагыйрь, рәссам иде. Гаять тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге белән сокландырды. Ул хезмәт юлының күпчелек өлешен комсомол-партия эшендә үткәрде, әмма поэзиягә тугрылыклы калды. КПСС район комитетының II секретаре вазифасында да язуын дәвам итте. Аның иҗат хәзинәсе булып "Әни сүзе" дигән китабы, 50дән артык куен, 20гә якын 96шар битле калын дәфтәрендә тупланган шигырьләре калды. Зөфәр Шәйхетдинов иҗа­тын тормыш чынбарлы­гын, илдәге, дөньядагы мө­һим хәл-вакыйгаларны, замандаш­ларының уй-тойгыларын чагылдырган әдәби елъязма кебегрәк тә карарга мөмкин. Шулай борчылмый, янмый, башкалар хәсрәтен үзенеке итеп кабул итмичә яши алмавы да сәламәтлеген какшатмый калмагандыр.

Инде, хуш, Зөфәр Гәрәевич, без сине онытмабыз, авыр туф­­рагың җиңел, урының җәннәттә булсын дияргә генә кала. Сез хезмәт юлыгызны ре­дак­циядә радиотапшыруларны алып баручы буларак башлаган, 1991-1992 елларда җаваплы сәркатип вазифаларын башкарган хезмәттәшебез буларак та барыбызның да күңеленә якын, кадерле кеше булып калачаксыз. Туганнары, якыннары, гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз, барысына да сабырлык телибез.

Афәт яный

Җир - зур сәхнә. Трагедия бара.

Кеше каны җиргә таммасачы!

Юк шул, тама. Кеше каны ага,

Күкләр карый, күкләр тамашачы.

Бәрелешә бүген ике дөнья,

Җир бүленде ике зур төркемгә.

Атышалар. Җаннар ага күктә,

И, Ходаем, калдык нинди көнгә?!

Җир - зур сәхнә. Сәхнә дер селкенә.

Упкыннарга оча уйнаучылар.

Ә сәхнәдә Җир язмышы уйный,

Бармы икән шуны уйлаучылар?

Бөтен халык трагедия уйный,

Трагик хәлдә җиркәй калмасачы!

Ниндидер бер афәт яный инде,

Күкләр дәшми, күкләр тамашачы.

Набат

Ишетәмсез? Күкләр набат суга,

Ничәнче көн чыңлый кыңгырау.

-Җиркәегез югалтуга бара,

Нигә сез дип һаман саңгырау?

Ник бер кеше туктап уйлансын да,

Сиземләсен Җирнең язмышын.

Ишетсен лә Адәм бабабызның

Үзәк өзгеч каргау тавышын.

Битарафлык чире каян йокты,

Бар да сукыр, бар да җансыз бит.

Бар да чукрак, бар да шыр дивана,

Томана бит, өнсез, аңсыз бит.

Ничә көннәр күкләр набат суга,

"Җир бетә!" дип үкси кыңгырау.

Юк ишетми әле, халык мәрттә-

Җан да, кан да, аң да саңгырау.

Их, яшисе килә, яшисе

Киң кырларга май җилләре

Җәй җылысын китерде.

Яшь уҗымнар дәррәү кубып,

Чал кояшка сикерде.

Кагылдымы кылларына -

Тургай моңы коела,

Гүя тургай җыры белән

Уҗымнар туендыра.

Халкымның битендә кояш,

Кояшка хезмәт юлдаш,

Ничек яшәп туймак кирәк

Яшәүгә дәртең булгач!

Шатлыклар чәчеп дөньяга

Их, килә бер яшьнисе.

Бәхетне шигырьгә салып

Яшисе дә, яшисе.

Ник кайтмыйсыз?

Кошлар кайта ел да туган җиргә,

Шытып чыга япь-яшь үләннәр...

Бер күрәсе килеп йөрәк сыкрый,

Ник кайтмыйсыз соң сез, үлгәннәр?

Ник кайтмыйсың әткәй,бәгырькәем,

Ник кайтмыйсың, әнкәй- җанашым?

Бик күрәсем, сөйләшәсем килә,

Йөрәгемнән сагыш, кан ташый.

Ник сагынам икән шулкадәрле,

Яз җиттеме, түзәр әмәл юк.

Ходай шулай язгандыр, күрәсең,

Бер хәлең юк, чараң, гамәл юк,

Ә күрәсе килеп өзелә үзәк,

Ник кайтмыйсыз инде, үлгәннәр?

Җавап булып кошлар гына кайта,

Каберләрдән шыта үләннәр...

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: