Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шөкер, бәйрәмнән исән калдык

Минем өчен гаиләмне, балаларымны урамга чыгарырга, соңга калмый кайтырга сораган көн бар - ул Десантчылар бәйрәм иткән көн. ​Быел да 2нче августта һава-десант гаскәрләренең 85 еллыгы үтте. Мин туган авылымда идем, шуңа фонтаннарда су керүче исерекләрне, урамда күзләренә күренергә куркыныч булган салмыш ирләрне күрми калдым. Хәер, быел Казанда чемпионат үтү...

Минем өчен гаиләмне, балаларымны урамга чыгарырга, соңга калмый кайтырга сораган көн бар - ул Десантчылар бәйрәм иткән көн.

​Быел да 2нче августта һава-десант гаскәрләренең 85 еллыгы үтте. Мин туган авылымда идем, шуңа фонтаннарда су керүче исерекләрне, урамда күзләренә күренергә куркыныч булган салмыш ирләрне күрми калдым. Хәер, быел Казанда чемпионат үтү сәбәпле, аларга урам тутырып, «диңгез тубыктан» принцибыннан бәйрәм итү мөмкинлеген бирмәгәннәрдер дә. Һәрхәлдә, десантчылар белән бәйле күңелсез вакыйгалар, әлегә, хәбәр ителми. Гомумән, интернет чыганакларда да, быелгы десантчылар көне фаҗигаләрсез үтеп китте, дигән хәбәрләрне укыйм. Кайбер урыннарда теркәлгән исерек низагларны, хулиганлыкларны санамаганда, быелгы бәйрәмне, урыс әйтмешли, «пронесло» дияргә була торгандыр, димәк. Юкса, ел саен ни дә булса чыкмый калмый иде. 2011нче елда Казанда да 70ләп исерек десантчы сәүдә нокталарын җимереп, талап мәхшәр оештырды бит.

Ә десантчылар бу көнне көтеп ала: җыелып лыкынганчы эчү һәм фонтаннарда җүләрләнү өчен көтеп ала…

ВДВ гаскәрләре армия тормышында мөһим роль уйный. Ул Совет чорыннан армиянең уң кулы булган. Анда иң кыюлар гына хезмәт итә. Һәм менә бу сыйфат Десантчылар көнендә дә күренә.

Илдәге вәзгыятькә ризасызлык белдерүчеләр, урамга җыелса да, урыннары төрмәдә хәзер. Ә менә ВДВның тельняшкалы егетләренә сүз юк. Юкса, мондый мәхшәрне тыю өчен бер приказ гына да җитә. ОМОН башка вакытта бик тиз һәм төгәл эш күрсәтә бит. Димәк, бу башсыз егетләрнең кирәге чыгарга мөмкин, аларны үпкәләтергә ярамый, дип кенә уйларга кала. Русиянең уң кулы саналган ВДВчыларның шулай оялырлык сурәттә урамнарда мәхшәр оештырулары, безнең армиябезнең чын халәтен сурәтләп бирә, минемчә. Юкса, бу көнне патриотик тәрбия өчен кулланырга булыр иде. Тик ул әлегә тәрбия бирми, җәмгыятьне боза гына.

Бу үзенчәлекле көннән соң журналистларның урыннардан репортажлары «чираттагы Десантчылар көне тыныч үтте» яки «Десантчылар көне - башкисәрлек очраклары» дип башлана. Ә халык мәзәк сөйли:

- Нинди бәйрәмне бар гаилә өйдә утырып уздыра?

- Әлбәттә, Десантчылар көнен. Чөнки ул көнне урамга чыгарга куркыныч.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X