Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәмәрдән кызы Зилия Вафина XVIII “Созвездие–Йолдызлык” Республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә гран-прига ия булды

Гран-прига Шәмәрдән кызы җырчы Зилия Вафина һәм Яр Чаллыдан “Лик” балалар хореография студиясе ия булды.

Рөстәм Миңнеханов “Йолдызлык” балаларын Татарстанның көчле командасы дип исәпли. Кичә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында XVIII “Созвездие–Йолдызлык” Республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы тантанасында Татарстан Президенты шундый фикерен белдерде. 

Суперфиналның барлык яшь артистлары да "миллионынчы катнашучы" исеменә ия булды. Бу – быелгы фестивальнең үзенчәлеге. 18 ел дәвамында бара торган фестивальдә нәкъ менә миллион бала катнашкан.

Йомгаклау концертында республиканың төрле якларыннан килгән биш меңнән артык бала катнашты. “Созвездие-Йолдызлык” оештыручылары билгеләп үткәнчә, фестивальдә катнашырга теләүче балалар саны елдан-ел арта.

Гала-концерт XVIII Открытого республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства "Созвездие - Йолдызлык".Принимает участие Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов

Быел Комсомол оешмасы 100 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан 18нче тапкыр яшь талантларны җыйган фестиваль комсомолга багышланган иде. 

Концертка суперфиналның махсус кунагы җырчы һәм композитор Александр Розенбаум килде. Ул барлык кешеләрне дә татар телендә сәламләде, шул сәбәпле тамашачы дәррәү алкышларга күмелде. “18 ел эчендә проект аша миллион бала язмышы үтте. Һәм хакимият һәм ата-аналарның 18 ел актив рәвештә балалар үзешчән сәнгате белән шөгыльләнүләре чыннан да бик мөһим һәм бик кирәк, чөнки бар нәрсә дә балалардан башлана. Булачак гражданнар һәм илнең җитәкчеләренең нинди булып үсүләре бездән тора”, - диде Россия Федерациясенең атказанган артисты.

Суперфинал концерты өч сәгатьтән артык барды. Концертның ахырында сәхнәгә чыгыш ясарга Зәйдән килгән “Ихлас” вокаль ансамбле белән композитор, җырчы, актер Дмитрий Маликов чыкты. Алар тамашачылар белән бергә “Сторона родная”  җырын башкардылар. Шуннан соң бәйрәмнең иң тантаналы өлеше – фестивальнең гран-при алучылар исемен игълан итү башланды. Гран-прига Шәмәрдән кызы җырчы Зилия Вафина һәм Яр Чаллыдан “Лик” балалар хореография студиясе ия булдылар.

Гала-концерт XVIII Открытого республиканского телевизионного 
молодежного фестиваля эстрадного искусства 
"Созвездие - Йолдызлык".
Принимает участие Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов

Бүләкләрне тапшыру алдыннан “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленә катнашы булган барлык кешеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов талантлар бәйрәме белән котлады. “Бу - Татарстанда гына булган уникаль бәйрәм. Бөтен Республика ел дәверендә монда килеп үз осталыгын күрсәтергә әзерләнә. Безнең күп кенә тәрбияләнүчеләр үзләрен таптылар. Сезнең монда алган бар нәрсә дә – зур тәҗрибә. Командада эшләү бик мөһим. Сез - көчле Татарстан командасы”, - дип белдерде Президент.

“Татар-информ” хәбәрчесе Балтач районыннан килгән “ВЭГА” хореография студиясенең “Эра” коллективыннан Илмир Йосыпов белән әңгәмә корды. Илмир сүзләренчә, фестиваль Республика балаларын берләштерә һәм дуслаштыра. “Фестивальдә алган хисләрне сүз белән әйтеп бетерә торган түгел. Без “Созвездие-Йолдызлык”та инде берничә ел дәвамында катнашабыз. Һәм “Пирамида” сәхнәсендә без беренче тапкыр гына түгел. Барлык катнашучылар да бик көчле, бөтен кешегә дә киләчәктә уңышлар”, - диде ул.

Гала-концерт XVIII Открытого республиканского телевизионного 
молодежного фестиваля эстрадного искусства 
"Созвездие - Йолдызлык".
Принимает участие Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов

Фестиваль традиция буенча барлык катнашучылар бергә башкарган “Дискотека Солнца” биюе белән тәмамланды. Ахырдан “Созвездие-Йолдызлык” фестивале балалары Рөстәм Миңнеханов белән гомуми фотога төште.

Гала-концерт XVIII Открытого республиканского телевизионного 
молодежного фестиваля эстрадного искусства 
"Созвездие - Йолдызлык".
Принимает участие Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов

Фото: president.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Зиля!