Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәмәрдән лицеенда фән атналыгы узды

1 - 6 март көннәрендә Шәмәрдән лицеенда чираттагы фән атналыгы – рус теле һәм әдәбияты атналыгы узды.

Ул класстан тыш чара белән башланып китте, анда укучылар һәм укытучылар игътибарына «Тере классика» Бөтенроссия яшь проза укучылар конкурсының мәктәп турының иң яхшы номерлары тәкъдим ителде. Катнашучылар  үзебезнең һәм чит ил авторларының  прозаик әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Конкурсның мәктәп этабында Биктина Сумайа, Куклина Дарья һәм Шәрипов Марсель җиңүчеләр булдылар.

Шулай ук балаларда китап укуга кызыксыну уяту һәм халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерү максатыннан 5-8 нче сыйныф укучылары өчен Язучылар һәм Шигърият көненә багышланган кичә үткәрелде. Шигъри кичәдә  укучылар XIX-XX гасыр шагыйрьләренең яз турында шигырьләрен яттан сөйләделәр. Конкурста катнашучылар сәнгатьле уку осталыкларын һәм сәхнә осталыгы күнекмәләрен күрсәттеләр.

Безнең заман - фәннең, техниканың бөек казанышлары, искиткеч ачышлар вакыты. Әмма кеше иҗат иткән барлык могҗизаларның иң катлаулысы һәм бөеге итеп,  А.М. Горький Китапны санады. Аны күрелмәгән илләргә, үткәнгә, киләчәккә һәм хәзергегә сәяхәт кылырга мөмкин булган бердәнбер вакыт машинасы дип атыйлар. 5 нче сыйныф укучылары үзләренең рус теле һәм әдәбияты укытучылары белән Китап дөньясына нәкъ менә шундый сәяхәткә киттеләр. Рус теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында «Әдәби калейдоскоп» дип исемләнгән ачык дәрес-уен үткәрелде. Укучылар конкурс биремнәрен башкаруда зур активлык күрсәттеләр, барлык эш төрләренә дә зур кызыксыну белән карадылар, югары нәтиҗәләргә ирешергә омтылдылар.

Шунысы игътибарга лаек, "Тере классика" Бөтенроссия яшь нәфис сүз осталары конкурсының муниципаль туры да рус теле һәм әдәбияты атналыгын үткәрү чорына туры килде. Лицей укучылары жюри һәм тамашачылар игътибарына якты һәм тәэсирле чыгышлар тәкъдим иттеләр. Лицей укучысы Куклина Дарья җиңүче булды һәм конкурсның региональ этабында район данын яклаячак.

Фән атналыгының бишенче көне лицейда гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен II Республика Туган тел фестивален үткәрү белән истә калды. Рус теле укытучылары кунаклар игътибарына «Яз-кызылны көткәндә» дигән мастер-класс тәкъдим иттеләр. Аның барышында кунаклар халык курчагын-язны ясадылар, «Йортыңда изгелек, чәеңдә җылылык  сакла» дигән әдәби кунакханәдә булып,  төрле мәдәният вәкилләренең чәй традицияләре һәм рус халкының фольклоры белән таныша алдылар. Лицей укучылары башкарган биюләр, җырлар, такмаклар беркемне дә битараф калдырмады. 

Рус теле һәм әдәбияты атналыгы югары дәрәҗәдә узды һәм оештыручыларда, катнашучыларда да, лицей кунакларында да онытылмас тәэсирләр калдырды.

 

Ләйлә Хәйруллина,

Шәмәрдән лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X