Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәмәрдәндә бер бәндә телефон да урлый, чит машинаны да тиз үзләштерә

Күптән түгел район суды берьюлы ике җинаять эшләүдә гаепләнгән А.Баһавиевка карата хөкем карары чыгарды. Аның суд юлында йөрүенә кулының тик тормавы сәбәпче. Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, А.Баһавиев 21 май көнне җилбәзәкләр компаниясе белән җиңел автомобильдә Шәмәрдәнгә барып чыга. Машина тимер юл алдына килеп туктагач, салондагы хатын-кызларның берсе, сумкасын утыргычта калдырып, үз...

Күптән түгел район суды берьюлы ике җинаять эшләүдә гаепләнгән А.Баһавиевка карата хөкем карары чыгарды. Аның суд юлында йөрүенә кулының тик тормавы сәбәпче.

Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, А.Баһавиев 21 май көнне җилбәзәкләр компаниясе белән җиңел автомобильдә Шәмәрдәнгә барып чыга. Машина тимер юл алдына килеп туктагач, салондагы хатын-кызларның берсе, сумкасын утыргычта калдырып, үз йомышы белән китеп бара. Аны көтеп арган автомобиль хуҗасы Шәмәрдәнгә әнисенә кунакка килгән хатыны янына кереп чыгарга ниятли. Машинада калган хатын-кызның тагын берсе арткы утыргычта йокыга китә. Айрат Баһавиев шушы форсаттан файдаланып, алдагы утыргычтагы сумкадан кесә телефонын урлый. Монысын беркем дә күрми. Аннары А.Баһавиев, хуҗасы югыннан файдаланып, руль артына кереп утыра һәм кузгалып китеп тә бара. Бу хәлне фатир тәрәзәсеннән автомобиль хуҗасы үзе дә күреп кала һәм урамга йөгереп чыга. Шушы вәзгыятьтә ЮХИДИнең юл-патруль хезмәте инспекторы да сизгерлек күрсәтә. Ул чит кеше идарә иткән автомобильне Шәмәрдән-Саба юлына борылуга ук туктата һәм штраф тукталышына озата. А.Баһавиевның машинаны сораусыз алып киткәнлеге ачыклана. Кәрәзле телефонны да кире кайтарырга туры килә.

Район суды А.Баһавиевны бер ел сынау срогы белән шартлы рәвештә бер ел да ике айга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды.

Венера Хәмидуллина,

район суды матбугат хезмәте сәркатибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев