Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәмәрдәндә бер кеше үз йортында аракы сатып яткан

Татарстанда алкоголь эчемлекләр елдан-ел кимрәк сатыла. Моны өлешчә халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тартуның уңай нәтиҗәсе итеп кабул итәргә була. Әмма шуның белән бергә бу халыкның легаль булмаган спиртлы эчемлекләргә күчүен дә күрсәтә. Әйтик, Саба районында 2013 елда 40,7 мең декалитр алкоголь продукциясе сатылган булса, былтыр 34 мең декалитрга гына калган....

Татарстанда алкоголь эчемлекләр елдан-ел кимрәк сатыла. Моны өлешчә халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тартуның уңай нәтиҗәсе итеп кабул итәргә була. Әмма шуның белән бергә бу халыкның легаль булмаган спиртлы эчемлекләргә күчүен дә күрсәтә. Әйтик, Саба районында 2013 елда 40,7 мең декалитр алкоголь продукциясе сатылган булса, былтыр 34 мең декалитрга гына калган.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе куллану базарында сатыла торган спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә, контрофакт продукция белән сәүдә итүләргә контрольлек итү юнәлешендә мәгълүм эш алып бара. 2014 елда республикада ведомство тарафыннан 75 мең литрга якын легаль булмаган спиртлы эчемлекләр кулга алынды. Саба районында да Шәмәрдәндә бер кешенең үз йортында аракы сатуы билгеле булды.

Моннан тыш Эчке эшләр министр­лыгының Саба бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән рейдлар вакытында Мичәнбашта һәм Эзмәдә рөхсәт ителмәгән кибетләрдә алкоголь продукциясе сатылуы, җаваплылыгы чикләнгән "Шекше" җәмгыятенең, "Зиннәтуллин" шәхси предприятиесенең исерткечләр сәүдәсе белән лицензиясез шөгыльләнүе ачыкланды. Сатудан 15,25 литр алкоголь продукциясе алынды.

Закон нигезендә республикада алкоголь продукциясе иртәнге 10нан кичке 22 сәгатькә кадәр генә сатылырга тиеш булса да, әлеге таләпне үтәмәүче кибетчеләр дә фаш ителеп тора. Былтыр дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлеге һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан Саба районында әлеге законның үтәлешенә тикшерүләр үткәрелеп, Иске Мичәндә "Шакирҗанов" шәхси предприятиесе, Сабада "Кооператор", "Ашамлыклар", "Березка" җәмгыятьләре кибетләрендә алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә административ хокук бозуларның 4 очрагы билгеле булды.

Инспекция халыкны законсыз исерт­кечләр сату күренешләренә битараф булмаска чакыра. Кеше сәламәтлеге өчен куркынычлы аракы сәүдәсе фактлары турында кулланучыларның хокукларын яклау органнарына (Арчадагы телефон: 8(843)66-3-22-9, Сабадагысы 2-30-84) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Л.Вафин,

дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территорриаль органы бүлек

начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев