Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәмәрдәнгә рәхим итегез

"Izhevsk Kazan stop on the train-third way. Welcome to Shemordan". Универсиада барган көннәрдә Шәмәрдән станциясендә пассажирлар өчен белдерүләр әнә шулай өч телдә яңгырады.

Ф.Мәүлетов.

-Әйе шул, шулай булды, безне игъланнарны инглизчә дә әйтергә өйрәттеләр. Электричкада йөрүчеләрнең универсиада кунаклары, волонтерлар булу ихтималын күздә тотып, Welcome to the land of Shemordan, дип каршыладык,- ди билетлар сатучы Гүзәлия Сәлимова.

Аның станциядә эшли башлаганына шушы көннәрдә 20 ел булган. Бу чорда тимер юлда хәрәкәт күпкә үзгәрде. Әйтик, пассажир составыннан хәзер Шәмәрдәндә Киров-Кисловодск поезды гына туктый.

-Аның каравы электричкалар күп йөри,- ди Г.Сәлимова.- Бер тәүлеккә Шәмәрдәндә Казаннан килүче ун, Вятские Поляны ягыннан кайтучы ун электричка туктый. Без бит әле ерак юлларга йөрүче поезларга да билетлар сатабыз бит. Ташкентка, Казахстанга баручылар да безнең кассадан билет ала. Шуңа күрә эш азайды дип әйтеп булмый.

-Минем әле эшли башлаганыма ярты гына ел,- дип сүзгә кушыла хезмәттәше Тюльпан Нигъмәтҗанова.- Шул чорда да яңа технологияләр күреп өлгердем. Бөтен компьютерларны алыштырдылар. Пассажирлар кимемәсен дигән максат белән эшлибез. Кайчак касса янында төркеме белән пассажирлар барлыкка килә. Барысына тиз һәм ашыгыч кирәк. Аларга культуралы хезмәт күрсәтеп, кәефләрен күтәрү турында кайгыртабыз. Эшебезне яратабыз, хезмәт хакларын вакытында алабыз. Без бик канәгать.

Пассажирлар да канәгать булуларын белдерделәр. Кукмарага кайтырга электричка көтүче ирле-хатынлы Нигъмәтуллиннар исә Шәмәрдәндә эшләүче күз табибларын бик ошатканнар, мактап телгә алдылар. Сабадан килеп 6 августта Мәскәүгә китәргә билетны тиз арада рәсмиләштергән пассажирның да канәгатьлеге йөзендә чагылды.

Станция коллективы кассирлардан тыш, юлчыларны, товар кабул итүчеләрне, вагон тезүчеләрне, станция дежурныйларын, механик-энергетикларны берләштерә. Әмма алары һәрвакыт ашыгыр. Мотовоз машинистлары Илнур Сибгатуллин белән Ленар Әсретдиновны да кайдадыр тимер юлчылар көтә иде. Ул арада рельслар, шпаллар төягән мотовозга хәрәкәт биреп, кузгатып та киттеләр. Икесенең дә бишәр ел эшләгәнен, Илнурның әтисе Рафисның абыйның гомере буе мактаулы машинист булганын гына белеп калдык.

Гомумән, Шәмәрдәндә тимер юлчы һөнәре династия буенча күчә. Станция начальнигы вазифаларын башкаручы Радик Әхмәтов үзе дә шундый гаиләдән булып чыкты. Әтисе Рафис 20 ел машинист, 17 елга якын станция дежурные булып эшләгән. Хәзер эстафетаны Арчада өч ел тәҗрибә туплаган улы дәвам итә. Радик Әхмәтовның әйтүенә караганда, хәзер станциядә эш күләме арткан, элеваторга вагоннар күбрәк килә башлаган. Без булган көнне дә бушатуга 12 вагон ашлык, бер вагон цемент куелган, тагын ике вагонга металл ватыгы төяү бара иде.

-Узып киткән Универсиада станциянең дә йөзен үзгәртте,- ди җитәкче.- Платформа яңарды, кондиционерлы яңа электричкалар кайтты. Кадрлар әзерлекле, хәзер яшьләр күп килә. Тимер юл тармагында эшләү өчен укырга кызлар да керә. Хәзерге көндә шуларның икесе - техникум студентлары Л.Хәбибуллина һәм А.Мөхәммәтгулова бездә практика үтә. Шәмәрдәндә байтак гаилә диярлек тимер юллар белән бәйле. Тимер юлдан башка аны күз алдына да китерә алмыйбыз. Һөнәри бәйрәмне дә тармак ветераннарын искә алып билгеләп үтәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X