Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Сәхнә – әкияти дөнья ул

    Мәдәният хезмәткәренең йокысыз төннәрен без - райондагы башка һөнәр ияләре дә аңлыйбыз хәзер. Оешма-предприятие коллективлары арасында үтүче чаралар сәхнә "тәмен" тоярга тәмам өйрәтте. Авыл җирендә эшләүче мәдәният хезмәткәренә халыкның ялын күңелле итеп оештыру өчен үзенә үк режиссер, хореограф, психолог та булырга туры килә кайчакта. Башка һөнәр ияләре арасында һәм авылларда...

    Мәдәният хезмәткәренең йокысыз төннәрен без - райондагы башка һөнәр ияләре дә аңлыйбыз хәзер. Оешма-предприятие коллективлары арасында үтүче чаралар сәхнә "тәмен" тоярга тәмам өйрәтте. Авыл җирендә эшләүче мәдәният хезмәткәренә халыкның ялын күңелле итеп оештыру өчен үзенә үк режиссер, хореограф, психолог та булырга туры килә кайчакта. Башка һөнәр ияләре арасында һәм авылларда сәхнәгә тартылучылар арта икән, бу - мәдәният хезмәткәрләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Аларның күпкырлы иҗаты һәм көндәлек эшләре ярдәмендә районыбызда рухи байлыклар саклана, милли мәдәният яңарыш кичерә. Һөнәри бәйрәмнәре якынлашкан көннәрдә район мәдәният бүлеге начальнигы Мидхәт Хафизовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

    - Мидхәт Гатович, оешма-предприятие, авыл җирлекләре коллективлары арасында үтүче концертларны төрлечә кабул итүчеләр бар. Сәхнәдә чыгыш ясаганчы нигә кирәк инде бу диеп, соңыннан, без дә булдырабыз икән бит, дип шатланучылар да күренә. Бу чаралар талантлар ачылуга булышлык итәме?

    - Сүз дә юк, бик нык ярдәм итә, оешма җитәкчеләренә һәм үзешчәннәргә бик зур рәхмәт. Ел саен яңа талантлар ачыла, читтән кайталар, яшьләр үсә. Авылларда үтүче концертларның да өчәр сәгатькә кадәр сузылганнары бар. Кайбер оешмаларның чыгышын караганнан соң, бар кеше дә артист икән диеп уйлыйсың кайчак. Халыкны мәдәни чараларга тартырга, аларны күрә, ача белергә генә кирәк. Билгеле, бу оешмалар өчен шактый зур мәшәкать. Эшне дә алып барырга кирәк, шул ук вакытта сәхнәгә чыгып йөз кызармаслык итеп чыгыш та ясау мөһим. Әмма сынатмыйлар. Халык бик талантлы бездә. Араларында оялып кына йөрүчеләре дә бар. Җырлыйм әле, диеп үзе килми, ә мондый чаралар үткәргәндә клуб мөдиренең сүзен тыңлап, сәхнәгә чыга. Менә дигән җырчы-биюче булып та чыга шул. Кайбер оешма эшчеләре, узган ел шундый күңелле булган иде, быел нинди чара була диеп алдан ук кызыксына башлыйлар. Шул рәвешле үзешчәннәрнең концерт-спектакльләре халыкны да берләштерә. Бер сәхнәгә кереп киткәне, күңеле белән гел шуны көтеп тора.

    - Соңгы вакытта чыгышлар туры эфирдан да күрсәтелә. Бу яңалык мәдәният йортында тамашачылар саны кимүгә китермәсме?

    Туры эфир республикада бер безнең районда, район башлыгы Рәис Миңнеханов ярдәме белән оешты. Мәдәният хезмәткәрләренең эшчәнлеген, район үзешчәннәренең осталыгын күрсәтү өчен бу бик кирәкле һәм уңайлы. Артистларга караганда үзебезнең үзешчәннәрнең чыгышын карарга күбрәк тамашачы җыела. Артистлар өч йөз урынлык зал җыя алмый, ә үзешчәннәргә билет җиткерү мөмкин түгел. Ә турыдан-туры трансляцияләп, бер тамашаны күпме халыкка күрсәтә алабыз. Күрше-тирә районнарда яшәүче туганнары, танышлары да карый ала. Бу безгә җаваплылык та өсти билгеле. Сәхнә - әкияти дөнья ул, тамаша барышында ни генә булмас. Әмма әле чыгыш ясаучыларның сынатканы юк. Халык телевизор экранына ияләшеп китмәсме дигән шикләнү бар иде, ләкин халык арасында, тамаша залында карау бөтенләй икенче. Моны тулысынча аңлаган тамашачы телевизорга гына ияләнмәс.

    • Районда кечкенә авылларда да клублар салу эше алып барыла. Ә мәдәният учакларын музыка уен кораллары белән тәэмин ителеш ничек?
    • Узган ел Чәбия Чүрчи, Язлы Арташ, Эзмә авыл халкына заман таләпләренә җавап бирүче клублар, мәдәни-спорт комплекслары төзеп тапшырылды, быел Югары Симеттә төзү планлаштырыла. Монда күп кенә районнардан кызыксынып килеп караучылар да булды. Районда мәдәният йортларын төзекләндерү, яңаларын салу буенча бик күп эш башкарыла. Әмма уен кораллары, аппаратулар белән тәэмин итү буенча хәл итәсе мәсьәләләр кала бирә. Район башлыгының да фикере шундый, иң беренче клубларны тиешле таләпләргә җавап бирерлек хәлгә китерү. Ел саен миллион сумга якын сәхнә костюмнары тегелә. Болар нигездә Балалар сәнгать мәктәбе өчен. Әмма алар гел хәрәкәттә йөри, чараларда катнашучы авыл клубы коллективымы ул, мәктәпме, һәркайсына файдалану мөмкинлеге бар.
    • Кадрлар мәсьәләсенә дә тукталып китик әле. Мәдәният өлкәсенә эшләргә яшьләр киләме?

    -Мәдәният-сәнгать буенча белемле яшь белгечләр бик сирәк кайта. Кайтканнары да озак тормыйча китү ягын карыйлар. Клуб мөдирләре итеп төрле һөнәр ияләрен куярга туры килә. Клубларыбызда 22 төрле һөнәр иясе эшли. Алар арасында укытучылар, юрист, зоотехник, агроном, техник-механик, хәтта шәфкать туташы белемле хезмәрткәрләр дә бар. Билгеле, бу кадрларны үзебезнең юнәлеш буенча укытуда да байтак кына эш эшләнә. Шул максаттан районда Алабуга культура агарту көллиятенең читтән торып укыту филиалын ачылып, 22 хезмәткәребез белем алды. Мәдәният-сәнгать университетында кабат укуларын дәвам итүчеләр дә бар.

    • Бәйрәм уңаеннен теләкләрегез?
    • Мәдәният өлкәсендә эшләүченең иң беренече чиратта гаиләсендә аны аңлаулары кирәк. Күңелле ял сәгатьләре бүләк иткән, талантларны саклый, үстерә, осталыкларын камилләштерә барып рухи азык өләшкән мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәттән башка сүзем юк. Ныклы сәламәтлек, рухыбызны агарту юлында имин һәм нәтиҗәле хезмәт итәргә язсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: