Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шофер өчен юл - ярты гомер

Бәйрәм уңаеннан җаваплылыгы чикләнгән "Саба" җәмгыятенең "Тимершык" филиалы механизаторы Ринат Вафин белән күрештек. Хуҗалыкның машина-трактор паркында кишер-сары төсендәге "КамАЗ"ын төзекләндерә иде. "Тимер аты"ннан күзен дә алмый шулкадәр яратып сөйли. Әйтерсең лә каршында ниндидер бер могҗизалы җан иясе басып тора. Ринат абыйны эшкә булсынга гына түгел, техникасын сагынып килә торгандыр дип...

Бәйрәм уңаеннан җаваплылыгы чикләнгән "Саба" җәмгыятенең "Тимершык" филиалы механизаторы Ринат Вафин белән күрештек.

Хуҗалыкның машина-трактор паркында кишер-сары төсендәге "КамАЗ"ын төзекләндерә иде. "Тимер аты"ннан күзен дә алмый шулкадәр яратып сөйли. Әйтерсең лә каршында ниндидер бер могҗизалы җан иясе басып тора. Ринат абыйны эшкә булсынга гына түгел, техникасын сагынып килә торгандыр дип уйладым. Үзе дә шуны сизенгәндәй:

- "КамАЗ" зур булса да, "ГАЗ-51"гә караганда йөрергә уңайлы. Төзекләндереп, майлап торсаң гына тыңлый ул сине. Иртә-кич бер кат барлап, тормозлары ныкмы, мае ни хәлдә икәнен карап торам. Ун мең чакрым үткән саен маен алмаштырам, - ди.

Ринат Вафин 36 ел буе техника тирәсендә кайнашып аларның җаен өйрәнеп бетергән инде. Шуңа күрә дә, районда үрнәк шоферларның берсе ул. Абыйлары янында техникага "гашыйк" булып үскән егет хәрби комиссариатка килгәч тә, комиссарның, танкист булып китәргә кодалавын кабул итми. "Юк, мин шофер булам", ди. Солдат хезмәтендә трактор йөртсә дә, кайту белән "ГАЗ-51" машинасына утыра. Үз гомерендә ике генә төр техникада - "ГАЗ-51", "ГАЗ-25" һәм "КамАЗ"да эшли. Әмма ул узган чакрымнарның, башкарган хезмәтләренең үлчәве юк.

Авыл хуҗалыгы нәкъ менә Ринат Вафин кебек тырыш, үз эшен яратып башкара торган көчле ир-егетләргә таяна да инде. Хуҗалыкта барган төзелешләргә материаллар, терлекләргә азык ташыйсымы олы юлларга алар кузгала.

Хуҗалыктагы шоферлар кышкы ике айда машина-трактор паркы ти­рәсендә "тимер ат"ларын төзекләндереп алалар да, яздан көзгә кадәр йөк ташуга тотыналар.

- 1980-1982 елларда 2500 чакрым узып Казахстаннан салам ташыдык. Алты тәүлек юлда уза, өч тәүлек барасы, кайтканда тагын шуның кадәр вакыт юлда үтә. Ул чагында юлларда хәрәкәт азрак иде. Аллага шөкер, исән-сау йөрдек, - ди тәҗрибәле шофер.

Ерак юлларга, озын чак­рымнарга чыкканда машина йөртүчеләр тирә-як табигатькә хозурланып йөридер кебек миңа. Әмма уяу шоферлар юлдан күзен дә алмый икән. Ринат абый да, юлларда хәрәкәт бик көчле бит хәзер, алай йөреп булмый, дип фикеремне кире кагып куйды.

- Әле шушы арада йөк төяп Коркачыкка таба барышым. Тау төшеп барам, шунда кызу гына тизлектә узып та китте бер машина, каршыма килеп тә чыкты. Ярый мин читкәрәк алып калдым. Номерына да күз төште. Тукталышка килеп җиткәч, төшсәм, каршымда шул машина тора. Нинди машина йөртүче булды икән бу дип барып карадым юри генә. Яшь кенә кыз бала, туңдырма ашап утыра. Ачуланмадым инде, юлларда саграк булырга кирәк дип кенә әйттем.

Шофер - авылның иң дәрәҗәле, иң мөхтәрәм кешесе ул. Сиксәненче еллар азагы, туксанынчы еллар башында хәтта Сабантуйларга да йөк машиналарына өстәмә борт куеп баралар иде. Шофер кешегә никадәр җаваплылык өстәлгән. Район сабан туе көнне күрше-тирә авыллардан бишәр-алтышар рейс ясый идек, дип искә ала язмабыз герое. Шофер өчен юл - ярты гомер. Ә юлларның иминен, хәвеф-хәтәрсез генә үтәргә язсын Ринат абыйга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев