Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Шомбай-fest-2019» фестивале курчаклар парады белән башланды

Курчак театры фестивале 28 октябрьгә кадәр дәвам итә.

«Шомбай-fest-2019» халыкара курчак театрлары фестивале Петербург урамында курчаклар парады белән башланып китте. Бүген Казанда старт алган Курчак театрлары фестивалендә чит илләрдән һәм Россия регионнарыннан 17 курчак театры коллективы катнаша.

Фестиваль ачылу тантанасы «Әкият» Татар дәүләт курчак театры фойесында дәвам итте. Кунакларга жюри әгъзалары һәм балалар жюриы тәкъдим ителде.

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры һәм фестиваль директоры Роза Яппарова сәламләү чыгышында катнашучыларны Казан һәм аның данлы шәхесләре белән таныштырды. Ульянов-Ленин, Державин, Бутлеров, Аксенов, Шаляпин кебек шәхесләр, шулай ук Тукай турында мәгълүмат биреп, шигырьләреннән өзек яңгырады.

“Фестиваль - ул спектакль күрсәтү генә түгел, аралашу да, курчак театры артистларының туганлыгы да. Без сезне татар традициясе буенча чәк-чәк белән каршылыйбыз. Спектакль алдыннан чәй белән сыйланыгыз!” – диде кунакчыл хуҗа.

Казанда Италия, Франция, Беларусь театрлары үз спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Оештыручылар фестиваль программасының сыйфаты белән горурлана, Казан фестиваленә иң данлыклы коллективларның чакырылуын әйтә.

Фестивальне Чуваш дәүләт курчак театры Пушкинның “Балыкчы һәм балык турында әкият”е белән ача. Ә зур залда 15.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Евгений Ибраһимов өлкәннәр өчен куелган “Побег” спектаклен тәкъдим итә. Спектакльне Красноярск курчак театры алып килде.

Фото: Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев