Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Шәмсекамал Закирова күзлексез генә газета укып шаккаттыра [+фото]

Бу атнада районыбызда Россия Президентының Котлавын алган ветераннар саны тагын бер кешегә артты. Аны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев Лесхоз бистәсендә гомер итүче Шәмсекамал Закировага тапшырды. Акъәбине 90 яшьлек юбилее белән Мишә авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Алсу Владимирова, Саба урман хуҗалыгы баш лесничие Илһам Рәхмәтуллин...

Бу атнада районыбызда Россия Президентының Котлавын алган ветераннар саны тагын бер кешегә артты. Аны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев Лесхоз бистәсендә гомер итүче Шәмсекамал Закировага тапшырды. Акъәбине 90 яшьлек юбилее белән Мишә авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Алсу Владимирова, Саба урман хуҗалыгы баш лесничие Илһам Рәхмәтуллин да чәчәкләр, бүләкләр алып килгәннәр иде. Леспромхозда Шәмсекамал апа әле узган елның мартында вафат булган ире - сугыш ветераны Шәмгун Закировка салынган йортта яши. Күзлексез газета укый, көн саен диярлек кызына барып килә, Яр Чаллыдагы килене белән телефоннан теттереп русча сөйләшә. Аны котларга килгәннәргә, күз тимәсен әбигә, диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев