Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шыңарда фаҗигале төстә үлгән Булат Нуриев истәлегенә багышланган хоккей сезоны ачылды

28нче декабрь көнне Шыңар авылында фаҗигале төстә үлгән Булат Нуриев истәлегенә багышланган хоккей сезонын ачу булып узды. Әлеге турнирда өч команда катнашты. Алар - "Шыңар яшьләре", "Шыңар мәктәбе" һәм "Тимершык" җыелма командалары иде. Чараны авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин һәм Шыңар урта мәктәбе директоры Альфред Хабибуллинның командаларны сәламләү сүзләре белән...

28нче декабрь көнне Шыңар авылында фаҗигале төстә үлгән Булат Нуриев истәлегенә багышланган хоккей сезонын ачу булып узды. Әлеге турнирда өч команда катнашты. Алар - "Шыңар яшьләре", "Шыңар мәктәбе" һәм "Тимершык" җыелма командалары иде. Чараны авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин һәм Шыңар урта мәктәбе директоры Альфред Хабибуллинның командаларны сәламләү сүзләре белән ачып җибәрделәр. Шыңарның спорт сөючесе булган Булат Нуриевны искә алу йөзеннән бер минутлык тынлык игълан иттеләр.

Уенның җиңүчесе булып "Тимершык" җыелма командасы танылды, икенче урынны "Шыңар яшьләре" һәм өченче урынны "Шыңар мәктәбе" командалары бүлештеләр.

Соңрак хоккейны оештыручылар бертавыштан "Иң яхшы уенчыны" билгеләделәр, ул Шыңар авылыннан Рәмис Заһидуллин булды. Аны бу уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X