Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шытсуда чөгендерне пычкы чүбендә саклыйлар [+фото]

Сиксәненче-туксанынчы елларда без - кызлар мәктәптәге хезмәт дәресләрендә сыйныфташ егетләр белән бергәләп чүкеч тотарга, кадак кагарга, тимер кырып келә ясарга өйрәндек.

Кыз бала өчен ятрак тоелса да, тормыш итәргә анысы да кирәк икән, бакча киртәсе урыныннан купкан чакларда, хезмәт укытучысы Шәйхенур абый өйрәткәнчә, кадаклап куйган чаклар күп булды. Түбән Шытсу мәктәбе укучыларына шул рәвешле элек-электән белем биреп кенә калмый, тормыш итәргә өйрәтүдә дә зур тырышлык куя.

69 укучылы белем йортының кырыктан артык уку алдынгысы бар. Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре дә куанычлы. Иң зур баллны 11 сыйныфны тәмамлаган Рания Нургалиева җыйган. Җәмгыять белеменнән - 80, рус теленнән 79 балл.

Укучылар мәктәп яны участогында тәҗрибәләр дә үткәрәләр, ашханә өчен җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр, артык калганын авыл халкына сатып, акча да эшлиләр. Кызыл балчыклы җирне ашлап, гөл бакчасы ясаганнар биредә. Үзләренең акчасына сатып алынган мотоблок бакча эшләрен бермә-бер җиңеләйтә. Ә бакча уртасында үз уңышы белән горурлангандай теплица балкып тора. Быел анда кыяр һәм помидорлар утыртылган.

Укучылар яшелчә орлыкларын көздән үзләре әзерли. Бу юнәлештә бигрәк тә утырту суганын әзерләү уңышлы бара. Без килгәндә тугызынчы сыйныфның егет-кызлары дәррәү килеп кишер-чөгендерләргә су сибә иде.

- Эшлибез, үзебез өчен бит. Практикага иртәнге сигездә киләбез, унбердә кайтабыз. Сыйныфташлар белән бергә эшләү бик күңелле, - ди тугызынчы сыйныфны тәмамлаган Илзирә Салихова.

Тезелеп киткән түтәлләрдәге яшел­чәләр арасында бер чүп юк. Бишлегә укучының көндәлеге диярсең. Хәтта сукмаклар да чип-чиста. Быел мәктәп яны бакчасында помидор, кыяр, кишер, суган, чөгендер, кабак, кәбестә кебек яшелчәләр үсә. Суган түтәлләре генә дә алтмышка якын. Уңышы да әйбәт чыга, сату өчен дә уңайлы. Кәбестәләре - 400 төп. Кабакны да үз итәләр монда. Әлеге төр яшелчәгә ярминкәләрдә сорау зур булгач, терлек симертү өчен дә файдалы ягын уйлап, быел тагын да күбрәк утыртканнар.

Көч куеп үстерелгән продукцияне кышын дүрт-биш градус җылылыктагы гаражда саклыйлар. Бу яктан да үз тәҗрибәләре бар. Кишер һәм чөгендерне пычкы чүбе белән аралаштырып тартмаларга күмәләр. Җәй уртасына кадәр бик яхшы саклана икән. Директор моңа башта үзе дә ышанмаган, өендә шул рәвешле саклап сынагач мәктәпкә әлеге ысулны керткән.

Мәктәпнең кече фермасында, дүрт баш үгез, унөч баш сарык һәм ат асрала. Аларны техник хезмәткәр ашата-эчертә. Мәктәп өчен моның кадәр мал-туарны асрап чыгарга кышлык печән хәстәрләү дә кирәк бит әле, участок тирәсеннән җыеп алынганы гына җитми. "Шытсу" җәмгыяте ашханәгә тапшырылган яшелчәләр өчен печән бирә.

Һәр нәрсә уйланылган, планлаштырылган. Директор һәм җитәкчелек һәр тиеннең кайдан керәсен, нәрсәгә тотыласын алдан хисапламаса мәктәпне яшәтү дә мөмкин түгелдер. Дәүләттән йөз мең сумлык грант алу өчен дә бизнес-проект эшләп тапшырганнар.

Мәктәп яны участогы үзенең укыту ролен генә башкарып калмый, бәлки балаларда авыл хуҗалыгы хезмәтенә һәм аңа бәйле профессияләргә кызыксыну да уята.

- Кечкенәдән хезмәтне тоеп үссә, аз гына башына сеңеп калса, тырышкач ни дә булса килеп чыгасына инанса, ул баладан яхшы фермер чыгачак. Быел умартачы түгәрәге оештырып җибәрдек. Балаларны күп йөрде дип әйтә алмыйм. Ел саен ике генә бала шуның белән кызыксынып китә икән, безнең тырышлык бушка китмәгән дигән сүз, бу үзе үк фермерлыкка юл, - ди мәктәп директоры Флорид Гайнуллин. Умарталыкның да уңышы начар түгел. Алты баш умартада урта рус токымлы кортлар үрчетелә. Умарталык йортын яңартырга, корт ояларын арттырырга да планнары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев