Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәймиевнең Путин һәм Миңнеханов белән очрашу видеосы барлыкка килде

Путин Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә кичә республиканың дин әһелләре белән очрашуы турында сөйләде.

Интернетта Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең бүгенге очрашу видеосы барлыкка килде. Дәүләт башлыгы хәзерге вакытта хастаханәдә дәваланучы Шәймиевкә сәламәтлек теләде һәм Татарстан дин әһелләре белән кичәге очрашуы турында сөйләде.

Ролик YouTubта “Беренче канал” рәсми аккаунтында урнаштырылган.

“Владимир Путин Минтимер Шәймиев белән Болгар ислам академиясе турында сөйләшкәндә: "Күңелем бик шат. Без планлаштырганча, барысы да матур һәм үз вакытында бара. Яхшы кадрлар килә, кешеләр анда укыйлар инде. Билгеле, проектны ничек киңәйтү турында уйлаячакбыз. Мин Уфада булдым, анда да академия төзелә, Кавказда да бар. Бу үзәк, билгеле, уникаль”, — дип билгеләп үтте.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Шәймиевнең Путин һәм Миңнеханов белән очрашу

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев