Саба таңнары

Сигез кредит та куркытмый

Кредитка телевизор, кер юу машинасы, автомобиль, фатир сатып алу - бүген гадәти күренеш. Искесен яңарту, кәттәрәгенә ия булу галәмәте канга сеңеп бара бугай. Товар сатучылар да кулланучыларның нәфесе белән оста уйный, без да алар кармагына бик теләп эләгәбез. Нәрсәсе бар аның, барысы да кредитка яши бит, дип фикер йөртәбез. Түли...

Реклама

Кредитка телевизор, кер юу машинасы, автомобиль, фатир сатып алу - бүген гадәти күренеш. Искесен яңарту, кәттәрәгенә ия булу галәмәте канга сеңеп бара бугай. Товар сатучылар да кулланучыларның нәфесе белән оста уйный, без да алар кармагына бик теләп эләгәбез. Нәрсәсе бар аның, барысы да кредитка яши бит, дип фикер йөртәбез. Түли алалар икән - алсыннар. Әмма көчләрен чамалый алмаучылар да җитәрлек, кредит өстенә кредит ала һәм бу бурыч боҗрасыннан чыгып ычкыну мөмкинлеге юк.

Кемнең дә матур яшисе килә!

Танышлар арасында автомобиль яки фатир алыр, бизнес ачар өчен кредит алучылар бар. Бу илдә башкача яшәү мөмкин түгел, дип аңлата алар кредит алуларын. Яшь чакта эшлисең, ничек тә булса түләнеп бетәр әле, диләр. Аңларга да була: ай саен 10-15 мең сум (бу әле начар хезмәт хакы да саналмый) ал, гаиләңне ашат, киендер һәм кирәклесен сатып алырга акчаны аерым янчыкка да тутырып бар. Фатирга туплап буламы? Мәһдиев әйтмешли, едва ли... Акчаны җыеп бару да куркыныч бит әле. Җыярсың да, ә доллар котырып үсеп, акчаң җилгә очар. Дефолт бер генә булмады, күрдек, җилкәдә татыдык, беләбез. Әмма, кирәксә дә, кирәкмәсә дә, бурычка төрлесен сатып алучылар да күп бит. Кредитка кыйммәтле телефон яки башка техника сатып алган, банктан бурычка акча алып, чит илгә ял итәргә китүчеләр дә юк түгел. Һәм иң мәзәге бер кредиттан икенчесенә, өченчесенә кереп батучыларның моңа исләре китми!

Танышлар да шундыйрак сазлыкка кереп батты, ничек котылырга белмиләр. Гап-гади авыл кешеләре, кече кызлары Казанда яши, эшләгән урыны - кунакханә­дә администратор. Билгеле, тирә-якта матурлык, купшылык, барысы да ялтырый, ара-тирә хәлле кешеләр белән аралашырга туры килә. Бай тормыш кызыктыра. Кем­нең матур яшисе килми?! Бигрәк тә яшьләрдә бу теләк бүген, менә хәзер үк тормышка ашсын дигәнгә ирешү бар. Кесә тулы акча булганда яшәү күпкә күңеллерәк бит. Моңа ирешү өчен көне-төне эшләү юлы бар, тик кем эшләп баеган әле? Ә банклар: "Кил, акча бирәбез!" -дип чакырып тора.

100 мең сумлык косметика

Банк акчасына башта төрле чүпрәк-чапрак, телефон сатып алына, билгеле, иң кыйммәтлесе. Аннары шәһәр кызларыннан калышмас өчен чәшке тун иясе булу теләге туа. Әмма бераз акча җитми. Башка банкка барып, бу мәсьәлә дә "ә" дигәнче хәл ителә. Затлы матур киемдә йөрисең икән, байлар кебек кылануны дәвам итәргә кирәк. Ничекме? Европага сәяхәт итәсе! Барысы да йөри, ничек ул бармый каласың, ди? Рәхим ит, теләкләреңне тормышка ашыр. Билгеле, моның өчен тагын банкка барасы. Төгәл белмим, әмма бу кыз берьюлы сигез кредит түләп яшәде. Әле болары да миңа билгелесе генә. Башта бурычларны түләп карый ул, тик хезмәт хакы белән әҗәтләрне каплый алмый. Мәсьәләне үзе хәл итә алмаслык дәрәҗәгә җитә. Банклар бер-бер артлы ата-анасына, туганнарына шалтырата башлый, аннары эшкә коллекторлар кушыла. Кызның бурычын түләр өчен ата-анасы йөгерә. Алар бүген банктан кредит алып кызларының бурычын ай саен каплап бару эше белән мәшгуль. Моның очы-кырые күренми дә әле.

Тагын бер сәер күренеш. Шушы арада гына ике таныш хатын хезмәтләрен, товарларын кредитка кыстап, үгетләүчеләр кармагына эләкте. Исеме мәгълүм бер косметика җыелмасын берсе - 50 мең, икенчесе 100 мең сумга сатып алды. Берничә елга сузылган кредитны түләгәндә бу сумма ике тапкыр артачак. Нәрсә бу: акчаны тота белмәү, аның кадерен сизмәүме? Акчасы булмый торып, үзенең бурычын кайтару куәтенә ышанмаган килеш бер-бер артлы кредит алуга кешене нәрсә этәрә? Башкалар алдында кәттәрәк булып күренү теләгеме? Югыйсә чираттагы яңа айфон да, кыйммәтле машинада йөрү дә кешенең акылын да арттырмый, җәмгыятьтәге статусын да күтәрми. Аның белән бүген кешеләрне шаккатырып булмый. Хезмәттәшләр, дуслар­ың: "Ял итәргә кая бардың?" - дип сораганда: "Авылда, әти-әни янында булдым", - дип җавап биргәндә, кешеләр аралашудан туктар дигән курку бармы?

Җиңел акчага алдану

Психотерапевт Рамил Гарифуллин мондыйларны бер көн белән яшәүчеләр дип атый һәм Татарстанда кредитомания белән чирләүчеләр дә шактый булганын белдерә. "Кешеләрнең бер өлеше: "Мин - яшь, матур, сау-сәламәт, ә гомер шундый кыска, яшәүне иртәгәгә калдырасым килми, бүген тулы канлы тормышта яшисем килә, картайгач, миңа болай да берни кирәк­мәячәк!" - дип фикерли. Ә матур яшәр өчен акча кирәк. Нишли? Кредит алу - иң отышлысы.


Бу - беренче караш. Икенчесе - Көнбатыш культурасын кабатлау. Без алардан калышырга яратмыйбыз, алар кебек кыланасыбыз килә. Дөрес, Көнбатыш илләре дә кредитка яши һәм моның бернинди дә куркынычы юк кебек. Тик Америка кешесенең банклардан кредитны 3-4 процент белән алуын безнең халык белми дә. Россиялеләр зур хезмәт хакы алып эшләми, юк андый мөмкинлек, әмма адым саен төрле банклар: "Без сиңа акча бирәбез, мә, ал!" - дип кыстап тора. Кеше алдана, чөнки банклар килешүләрне шулай итеп төзи, ахыр чиктә, алар клиентларын ыштансыз калдыра. "Заемщик"­лар арасында кредитомания белән чирләүчеләр дә бар. Маниакаль рәвештә алар кредит алмыйча яши алмый, аларда депрессия башлана, кайгыра. Бу - куркыныч күренеш, чөнки кеше бурычын барыбер кайтарырга тиеш, ул акчаны табар өчен хәрам юлга да баса ала. Теге яки бу товарны кредитка сатып алу да киң таралган. Кешегә ул кирәкмидер дә, сатып алмаса да яши ала кебек, әмма сәүдә менеджерлары "һөҗүм" итә. Аларның: "Ал, синдә бу товар булырга тиеш, бу бит яңасы", - дигән кыставыннан котылу авыр. Гадәттә, алар - үз һөнәрләре осталары, товарны сату серенә махсус өйрәнәләр", - дип аңлата психолог.

Аякны юрганга карап сузарга кирәк

Моңа кадәр безнең банклар чит илдәгеләрдән түбән процентка кредит алып эш итте. Тегендә 3-4 процентка бурыч алсалар, Россиядә аны 15-20 процентка күтәреп, халыкка таратты. Көнбатыш чикләүләр керткәч, хәлләр авырлаша бара. Вәзгыять үзгәрә. Моңа кадәр хезмәт хакы ай саен түләнә, тормыш тотрык­лы булып күренгәнгә, кешеләрдә кредит бурычын каплап булачак дигән ышаныч бар иде. Ә хәзер икътисадый кризиста эш урыннары кыскара, проектлар ябыла, эшмәкәрләрнең эше бармый, бизнес планнар да чәлпәрәмә килә. Банклар да инвести­ция­ләргә ашкынып тормый.

"Бүген Россиядәге банк системасы бары тупланган акчасын сак­ларга дип алып килүчеләр исәбенә яши. Бу "вкладчик"лар җаваплы, алар кредит алмый. Әҗәткә алырмын да аннары кайтара алмасмын дип курка, тыныч йок­лый алуым кадерле, иң хәерлесе - акча туплап бетергәч, кирәклесен сатып алу, дип фикерли. Кредиттан ерактан тора андыйлар. Тик аларга капма-каршы булган авантюрист "заемщик"лар бар. Менә алар, бер-бер артлы кредит алып, җаваплы "вкладчик"лар исәбенә яши булып чыга, алар акчасын куллана. Кызганыч, бу авантюристлар бернинди дә җәза булмаячагын аңлый. Әйе, акчаны кайтарыгыз дип банктан шалтыратачаклар, хатлар язачак­лар, коллекторлар да ярдәмгә килер. Тик кеше беркайда да рәсми эшләми икән, аннан акчаны кире кайтару мөмкин түгел. Механизмы юк аның. Әле кешеләр тавыш куптарса, судка бирәм дип янаса, банк­лар кул селтәячәк. Банкларга суд белән тарткалашу кирәкме? Уңай имиджны бозу бурычны кайтар­мау­га караганда куркынычрак. Моңа кадәр ниндидер урталык, баланс сакланды әле. Ә менә кредит алмау­чылар, ләкин акчасын банкта сак­лаучылар банк хезмәтеннән баш тарта башласа, менә шунда мәхшәр китәчәк тә инде. Банк сис­темасы чәлпәрәмә килергә мөмкин", - ди Гарифуллин.

Юрганыңа карап аяк суз, ди халык. Бүгенге тотрыксыз заманда бигрәк тә. Банклар да халык күтәрә алмаслык процентлар белән эш итә, уңайсыз шартлар куя. Кеше кредит алам ди икән, дистә елларга сузылган коллыкка түзә алырмы, юкмы - үзе чамалый инде.

Ватаным Татарстан

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: