«Сихергә ышанмаган кеше үзе үк бозымга тап булырга мөмкин»
Чирләсә дә, әйбере югалса да, бүтән берәр проблема булса да, халык багучы, өшкерүчегә ашыга. Аларга ышанырга ярыймы? Бозым дигән нәрсә чынлап та бармы? Шул хакта “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек.
— Нурулла хәзрәт, бозым, сихергә ышанырга кирәкме?
— Бозым, багучылык — барысы да сихер эше дип атала. Сихер ак-карага бүленми. Алар — бөтенесе дә зур гөнаһ. Кайбер кешеләр: “Бозым, сихергә ышанмыйм”, — ди. Бу — шулай ук имансызлык, чөнки дин аларның барлыгын хәбәр итә. Мөхәммәд (с.г.в.) сихергә дучар була. Ул: “Госелем юк”, — дип туктаусыз уйлап йөри башлый һәм гел госел алып торырга мәҗбүр була. Бик газаплана. Шуннан Аллаһтан: “Ни өчен минем белән шундый сәер хәл күзәтелә?” — дип сорый. Аллаһы Тәгалә аңа хәбәр сала: “Сине бозганнар, чәчләреңне кулланганнар”.
Аларның бер коеда яшерелгәнен дә әйтә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу коены таба, сүрә-аятьләр, догалар укып, аны күмә. Шуннан хәле әйбәтләнә. Шулай булгач, сихергә ышанабыз, ә менә сихерче, багучының сүзенә — юк.
Сихергә ышанмаган кеше үзе үк бозымга тап булырга мөмкин. Дошманны күрмәсәң, юк дип уйласаң, бу аның өчен кулай ысул. Ул теләсә нәрсә эшли ала, чөнки син аннан ниндидер начарлык көтмисең.
— Ә сихер каян килә? Нәрсә ул?
— Шайтаннан килә. Безгә Харут белән Марут дигән ике зат турында мәгълүм. Алар башта фәрештә булган, дип әйтәләр. Җиргә төшкәч, Харут белән Марут бозылган. Халыкка сихерне: “Менә шушыны эшләмәгез”, дип күрсәтәләр. Ә кешеләр аны башкача кабул итә һәм үз файдасына куллана башлый.
Фото: YouTube
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев