Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Силуанов пенсия реформасы булмаган очракта пенсияләрнең кимиячәге турында сөйләгән

Россия финанс министры сүзләренчә, пенсия яшен арттырмаган очракта, Россиядә алмаштыру коэффициенты 20 процентка кадәр түбәнәячәк.

Әгәр дә пенсия реформасы үткәрелмәсә, 2030 елга картлык буенча пенсия пенсионерның элеккеге хезмәт хакына карата 33тән 20 процентка кадәр кимиячәк, дип белдергән Россиянең беренче вице-премьеры -  финанс министры Антон Силуанов “Познер” программасы эфирында. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хәзерге вакытта хөкүмәт әлеге күрсәткечне 40 процентка кадәр күтәрмәкче була, дигән Силуанов. Аның сүзләренчә, моның өчен пенсия яшен арттырырга кирәк.

“Әгәр дә без бернәрсә дә үзгәртмәсәк, эшләүче кешеләрнең һәм пенсионерларның саны шулкадәр булачак ки, бу вакытта эшмәкәрләрнең хезмәткәргә җибәреп барган акча өлеше лаеклы пенсия түләү өчен җитмәячәк”, - дигән беренче вице-премьер.

Алдан “Татар-информ”, Силуанов сүзләре буенча, 2024 елга Россиядә уртача пенсия 20 меңгә кадәр артачак, дип хәбәр иткән иде. 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X