Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Синең үз тамашачың бар...”

Соңгы елларда татар эстрадасында кызыклы бер күренеш күзәтелә: ул да булса, гаилә шоу-бизнесы галәмәте диимме, ирле-хатынлы җырлаучы дуэтлар саны шактый ишәйде. Яхшымы бу, начармы? Һәрхәлдә, әлеге парларда дилбегә еш кына иркә ханымнар кулында була, баш­лыча аларның өне-та­вышы өстен­лек итә, җә­мә­гатенекен басып китә, ди­гәндәй.

Ир-ат солистлар арасында да  ха­тын-кыз­ны­кына тартым йомшак, артык нечкә, артык назлы тавыш белән эш итүчеләр кү­бәеп киткәч, мондый бер­төрлелек  туйдыра, маемлата башлый. Тирә-юньне күк­рәтеп җыр­лаган, табигый бас тавышлы  атаклы Азат Аббасов һәм Сөләйман Йосыпов, алар­ның шәкерт­ләре Генрих Дә­ми­нов­лар, Сәет  Рәинбә­ков­лар сагындыра. Бүгенге тамашачы чын ир-егетләр тавышы – гай­рәтле, баһадир бас бе­лән башкаручыларны тансыклаган чөн­ки. Тикмәгә генә заманында мәшһүр композиторыбыз  Рөс­тәм Яхин байтак җыр­ла­рын  әнә шундыйлар өчен мах­сус атап язмагандыр.

 
Әкәмәт, хәзерге  яшь җыр­­­чылар арасында андый амп­луадагылары бөтенләй кү­рен­­ми икән бит!  Булса да, исәп­ләү өчен бер кул бармак­лары җи­тә... Шөкер, күз­гә бәрелеп торган әнә шул кытлыкта сәхнәгә Нурлат егете Рөс­­тәм Насый­буллин­ның бал­кып чыгуы үзе бер яңалык, яңарыш булды ди­сәм, хакый­катькә хилафлык кылмам, минемчә.  Гаҗәп, әле күптән генәме яшүсмер дәве­рен уз­ган, зифа буйлы, җыйнак кына гәүдәле бу егеттә төрле тонга бай, көчле, калын  тавыш кайдан чыгадыр... Һәм  күкрәк тү­реннән ургылган баритонлы бас дигән асыл тавышы белән генә алдырмый ул. Чын сән­гатькә гашыйк, нәфис зәвык­лы, эстет тамашачылар тарафыннан  аның башкару осталыгы да, җыр­ларының тематикасы да, артистлык ки­мәле дә югары бәяләнүе хак. Нибары 4-5 ел аралыгында халык алдында  шул тиклем танылу яулау тумыштан талант иялә­ренә генә насыйптыр ул. Классик музыка әсәр­ләрен дә, татар халык көй­ләрен дә бер үк дә­рәҗәдә үз итә, ярата яшь җыр­чы, алардагы аермалыкны нечкә тоеп, моңлы хисләр белән, җиренә җит­кереп баш­кара. Һәрхәлдә, Рөстәм­нең ки­ләчәге Нурлат якларыннан чык­кан бү­ген­ге башка җыр­чылардан өмет­лерәк, дигән фикерне музыка бел­геч­лә­ре­нең үз авызларыннан ишет­кәнем бар.


Гәрчә сәнгатькәрләр гаи­ләсендәге аһәңле музыка ас­тында туып үскән  кеше түгел Рөстәм. Әтисе Насыйх, әнисе Нәзилә – гади җир кешеләре, Нурлат районы­ның  Кизләү дигән борынгы авылында мал асрап, бәрәңге утыртып, бер көе генә яшәп яталар. Әмма аларның да колагына, кем әйтмешли, аю басмаган. Юкса  кызыксынучан, тиктормас тере малайдагы  җы­рга-көйгә маһирлык чаткыларына вакытында игътибар итеп, күреп алып, атна саен диярлек егерме чакрымдагы Нурлат музыка мәктәбенә озатып йөрер­ләр идеме икән?! Казандагы Әүхәдиев исемен­дәге музыка көллия­тендә укырга хәер-фатиха би­рүче­ләре  дә – шул ук кайгыртучан, игелекле  ата-ана. Һәм, ни­һаять, хә­зе­рендә бу тө­бәк­тән бе­ренче­ләрдән булып нәкъ менә Рөс­тәм  Насыйх улы Насый­бул­линның Казан дәү­ләт консерваториясен тәмам­лап килүе дә – якташлары өчен үзе бер дан, горурлык. Бу урында На­сыйх­ның: “Үзе бик тырыш булды ул, яшьли мөс­тә­кыйль тормышка кү­некте”, – дип өс­тәве Рөс­тәм­нең холкын яңа яктан ача сыман.


Профессиональ белем эс­тәве, музыка классикла­ры­ның көйләрен күңел тибрә­неш­ләре аша үткәрү, җа­ныңны  шул мохит аһәң­нәре белән сугару, гасырлардан килгән халык иҗаты җәүһәр­ләрен   онытылмаслык итеп сеңдерү өчен гаять зур тырышлык, күп иҗ­тиһад таләп ителә­дер, мөгаен. Ә егеттә бу сый­фатлар җитеп ашкан. Бик  таләпчән белгеч, “Симхо” ансамбле җитәкчесе  Эдуард Туманский классында уку, кү­ренекле җырчы профессор Зилә Сөн­га­туллина дә­реслә­рен тыңлау үзе генә дә ни тора! Яисә остазлары  Ве­нера Гәрәе­ваның, Салават Фәтх­ет­диновның  ки­ңәш­ләре тагын. Россиянең һәм Татар­станның Композиторлар бер­лекләре рәисе Рәшит Кә­ли­мул­лин да җырчы егетне күз уңына “эләктергән” икән әнә. Бер мәҗлестә үзенең “Кайчан гына очрашырбыз?” исемле иф­рат  моңлы җырын тың­ла­гач, ихлас рәхмәт сүз­ләрен җит­кер­гән. 


Инде менә сүзебез  Рөс­тәм­нең репертуарына,  музыкаль дөнья киңлегенә, зә­выгына-омтылышына килеп ялгана. Бу җәһәттән, шул ук Салаватның сүзлә­рен гел хәтерендә йөртә ул:


– Тамашачылар белән шыгрым тулы  заллар җыярга ымсынып, үз юлыңнан тайпылма син. Чын сәнгатьне ти­рәнтен аңлаучылар бетәсе түгел. Андыйлар затлы тавыш белән, моң белән җыр­лау­чыларны ярата, һичшик­сез, концертла­рыңа килми калмаслар. Си­нең үз та­ма­шачың бар...


Белеп сөйли танылган җырчы, бай тәҗрибәсенә таянып  әйтә. Бүген кешеләр, биг­рәк тә яшьләр  ике-өч тиенлек такмакларга мөкиббән дип, мода дип, Салих Сәйдә­шев­ның, Рөстәм Яхинның, Мансур Мозаффаровның, татар хал­кының уйланырга мәҗбүр итүче, тыңлаучыдан  мәгълүм бер әзерлек сораучы затлы җырларыннан, ария­ләрдән һичбер вакытта да  ваз кич­мәде Рөстәм. Кайбер кемсә­ләр йөз чөергән  патриотик дип аталучы  җыр­ларны, романс­ларны башкарган кебек үк, яратып, рә­хәтләнеп тәкъдим итә ул аларны һәм нәтиҗәдә уңыш­ка ирешә, алкышларга кү­мелә. Йә, Рәшит Абдул­лин­ның үкенеч һәм сагыш тулы “20 миллион” җы­рын  зал­дагы­ларның ничек җылы кабул итүләрен  сизми, күрмимени ул! Шул җирлектә  Эльмира  Галимова, Альфред Якшимбетов, Риваль Хисмә­тул­лин­дай  яшь композиторларда да  теләктәшлек табып, хезмәт­тәшлек итә. Сугыш һәм хез­мәт ветераннарына багышлап, һәр елны Җиңү кө­нендә  баш­калабызның мәдә­ният паркында үткәрелә торган концертларда актив катнашуын да өстәргә кирәк. Анда Ренат Халитов җитәк­челе­ген­дәге “Татарика” ор­кест­рына кушылып җырлау искиткеч рухи ләззәт, рәхәтлек бирә, үзе бер иҗат мәктәбе,  үсеш баскычы ич ул.


...2018 ел очланган арада Казан шәһәре филармониясе солисты Рөстәм Насыйбуллинга 25 яшь тулган икән бит. Хәер, бу санга әллә ни исе кит­мәде. Шундый ук  дата уңаен­нан яман да  зурдан кубып юбилейлар белән шаулаган Биланнар, Басковлардан аермалы буларак, “Казан” җыр һәм бию ансамбле белән бер­гә Урта Азия төбә­гендә  гаст­рольдә уздырып җи­бәр­де ул аны.  Сә­мәрканд, Таш­кент, Навои, Бо­хара шәһәр­ләрендә мең­нәрчә тамашачыларны җыеп. Туган көннән битәр, андагы мил­ләттәшлә­ребез бе­лән  әнә шул якты очрашулар тәэссо­ратын ур­таклаша  хә­зер Рөс­тәм. Инде килеп, шушы көн­нәр­дә туган авы­лы­ның шыгрым тулы залында иҗатташ дуслары бе­лән һәй­бәт музыкаль кичә үт­кә­рүе  дә онытылмаслык  вакыйга булды бит. Икенче көн­не исә Рөстәм Нурлатның мә­дәният сараенда “Чын кү­ңел­дән – кү­ңел өчен” дигән хәйрия чарасында сәхнә тотты.


Рәшит Ваһапов, Салих Сәй­дәшев, Әлфия Авзалова исемендәге, “Татар моңы” фестивальләре лауреаты Рөс­тәм Насыйбуллинның ки­ләсе елга план-ниятләре зур. Әмма ашыкмый-каба­ланмый гына, ипләп кенә тормышка ашырырга ниятли ул аларны. “Ак­рын-акрын гына үз ди­гәнемә барыбер ире­шә­чәкмен”, – ди. Янында арка таянычы – сөекле хатыны, бә­ләкәч кызы бар. Кулдан тотарлык комачау, аяк чалырлык киртәләр шәйләнми төсле, шөкер. Була калса, омтылышы, ихтыяры көчле  яшь җыр­чының.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев