Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Сингапурча укытуның төп асылы нидән гыйбарәт: районыбыз укытучылары фикере

    Бу көннәрдә укытучылар Сингапур компаниясе методикасы буенча белем ала. Чит ил алымы буенча дәресләр Саба гимназиясендә, сәләтле укучыларга белем бирү мәктәп-интернатында һәм Шәмәрдән лицеенда узды.

    Саба районы информацион-методик үзәк методистлары һәм Сингапурдан килгән Educare компаниясе хезмәткәрләре уздырган дәресләрдә укытучылар үзләре укучы ролендә белем алды. Дәрестә укучы 45 минут буе укытучыны тыңлап утырырга түгел, ә актив рәвештә катнашырга тиеш. Баланың психикасы да, фикерләү сәләте дә исәпкә алына. "Өчле"гә укыган баланың фикерләре "бишле"гә укыганныкы кебек төгәл булмаска да мөмкин. Сингапур компаниясе тәкъдим иткән яңа укыту методикасы әнә шундый принциптан гыйбарәт. Шулай да чит илдән кергән алымны без сагаеп, хәтта кайбер очракларда шикләнеп, икеләнеп кабул итәбез. Сингапурча укытуның төп асылы нидән гыйбарәт, бу турыда укытучылар нинди фикердә. Бу хакта үзләреннән сораштык.

    Сәләтле балаларга белем бирү интернат-мәктәбе директоры - Ләйсән Билалова:

    - Бу методика безгә ят әйбер түгел, күбесе таныш. М.Мәхмүтовның "Проблемалы укыту", Ә.Рәхимовның "Иҗади үсеш технологиясе" укыту алымнарына охшашлыгы да бар. Чит илдән кергән уңай әйберләрне хуплыйм, аларны үзебезгә яраклаштырып куллану файдалы. Безнең мәктәпкә яшь укытучылар да күп кайтты бит, аларга бу юнәлештә уку йортларында да белем бирелгән.

    Эзмә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Вәсилә Мифтахова:

    - Безнең мәктәптән 28 укытучы Сингапур методы буенча курслар үтте. Анда үзләштергәннәрне практикада кулланып карый башладык. Дәрес вакытында төркемләп эшләү алымы кулланыла. Бу балаларның бердәмлегенә, бергәләп фикерләшә белергә өйрәнүгә китерә. Балаларның активлыгы, кызыксынучанлыгы арта, аларның аралаша белү күнекмәләре үсә. Дәрес вакытында ялкаурак булган укучы да фикер туплап калырга мәҗбүр була.

    Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары - Миләүшә Моратова:

    - Әлеге методиканың уңай яклары бик күп. Мисалга, безнең белем бирү системасында мәгълүмат чыганагы бер укытучы гына иде. Ә төркемләп эшләүдә балалар үзләре дә мәгълүмат бирә ала. Төркемгә бүленеп эшләгәндә дәрес темасы буенча үзләре белгән мәгълүматны җиткерә, фикерләшә алалар. Тагын бер үзенчәлекле ягы шунда - оялып, кыенсынып торучы укучылар да фикерен әйтә ала. Укытучыга әйтергә оялса, янындагы иптәшенә җиткереп яки язып бирә ала. Шул рәвешле, дәрестә укытучы берничә баладан гына сорарга өлгерсә, әлеге методика дәрес барышында сыйныфтагы бар укучының да белемен билгеләргә мөмкинлек тудыра.

    Мөгаллимнәрнең фикереннән шул аңлашыла: әлеге методика үзенә күрә тәрбия чарасы да икән. Бала бер-береңә ярдәмләшеп яшәргә кирәк, дигән төшенчәне кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә. Сингапурда тегенди бул, мондый бул, дип коры сүз сөйләмиләр, ә моңа укыту системасы аша ирешәләр булып чыга. Бу уңайдан азрак гаҗәпләнү дә туа күңелдә. Безнең татар милләтендә Сингапур иленнән килеп өйрәтмәсләр дә булырга тиешле гамәлләр кебек бу. Әмма гуманлылык кебек гап-гади әйберләр безнең тормыштан югала барганда, димәк, без чит ил методикасына мохтаҗ. Тәрбияле, культуралы булу өчен капиталлар да кирәкми югыйсә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: