Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синоптик фаразлавы: Татарстан аграрийлары язгы чәчүгә 27 апрельдән дә калмыйча чыгачак

Язгы кыр эшләренә Чистай, Буа, Чүпрәле районнары беренчеләрдән булып керешәчәк.

Республиканың авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә 27-28 апрельдән дә калмыйча төшәчәк. Бу хактагы фаразларны “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов хәбәр итте. Әлеге күзәтүләрне ул республика районнарында яткан кар катламыннан чыгып ясаган.

“Кар Казан тирәсендә һәм республиканың төньяк-көнбатыш районнарында күп. Болар: Лаеш, Балык Бистәсе, Питрәч, Әтнә, Биектау, Арча, Кукмара, Балтач, Яшел Үзән районнары. Калган районнарда кар нормада. Шулай ук Тәтеш, Нурлат, Аксубай районнарында 55-72 см калынлыгында кар яткан. Чистай, Буа, Чүпрәледә, киресенчә, кар катламы, нормадан түбәнрәк. Монда кар 30 см калынлыгында", – диде Олег Шайтанов.

Кар катламы нормадан түбән районнар язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып керешәчәк.

“Көннәр җылыта башлау белән Буа, Чүпрәле, Чистай районнары язгы кыр эшләренә 20-23 апрельдә чыга ала. Калган районнар исә кыр эшләренә 27-28 апрельдән дә калмыйча керешәчәк. Минем уйлавымча, 1 майда республиканың һәр районында язгы кыр эшләре гөрләр”, – диде Шайтанов.

Искәртеп үтик, Татарстанда 10-11 апрельдә басуда кардан ачылган урыннар күренә башлый. Кырларда барлык кар 17-19 апрель ахырында эри. 3 майда исә туфрактагы туң тулысынча эреп бетә.

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев