Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Скорлупино" фестивалендә пешерелгән йомырка тәбәсе Россиянең Рекордлар китабына керде

Фестивальдә Идел буе федераль округы буенча «Россия рекордлар китабы»ның баш эксперты Леонид Сенаторов та катнашты. (Казан, 21 август, «Татар-информ»). 19 августта Питрәч авылында «Скорлупино» фестивале узды, анда катнашучылар Россиядә иң зур йомырка тәбәсе пешерде. Пешекчеләргә 367 килограмм авырлыктагы ризыкны әзерләү өчен 6130 йомырка кирәк булды. Чарада Идел буе федераль округы...

Фестивальдә Идел буе федераль округы буенча «Россия рекордлар китабы»ның баш эксперты Леонид Сенаторов та катнашты.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). 19 августта Питрәч авылында «Скорлупино» фестивале узды, анда катнашучылар Россиядә иң зур йомырка тәбәсе пешерде. Пешекчеләргә 367 килограмм авырлыктагы ризыкны әзерләү өчен 6130 йомырка кирәк булды. Чарада Идел буе федераль округы буенча «Россия рекордлар китабы»ның баш эксперты Леонид Сенаторов та катнашты һәм сертификат тапшырды. Бу хакта чараны оештырган ТР Аграр яшьләр берләшмәсеннән хәбәр иттеләр.

Бәйрәм фестиваль уеннары яшьләр командаларының парад-карнавалы һәм «Скорлупино» усадьбасының театральләштерелгән легендасы белән ачылды. Кунаклар Татарстанда яшәүче халыкларның бай мәдәни тарихы белән танышты. Фестивальдә шулай ук сувенирлар әзерләү буенча мастер-класслар оештырылды.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев