Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәтлеге һава басымына бәйле кешеләр өчен 2020 ел иң кулае булган

«Метеорологиягә бәйле кешеләр өчен һава басымы тәүлегенә 8 гектапаскальдан артыгракка үзгәрсә — начар», — диде белгеч.

Сәламәтлеге, кәефе һава басымына бәйле кешеләр өчен 2020 ел иң кулае булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев сөйләде.

«Метеорологиягә бәйле кешеләр өчен һава басымы тәүлегенә 8 гектапаскальдан артыгракка үзгәрсә — начар. Бу елга хас позитив күренеш: 2008 елдан башлап бу ел һава басымы кисәк үзгәреше ягыннан иң уңышлысы булган дип нәтиҗә ясарга була», — диде Тимур Әүһәдиев.

Белгеч аномаль җылы һәм аномаль салкыннар гел чиратлашып торуын әйтте. Аның сүзләренчә, температуралар графигында «уңай» (һава температурасы нормадан югары) аномалияләр белән көннәр өстенлек иткән — барлыгы 228 көн, «тискәре» (һава температурасы нормадан түбән) аномалияле 136 көн исәпләнә. 

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев