Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларга тәмәке саткан өчен штрафны арттыруны хуплады

Штраф күләме арткан очракта законсыз сатулар саны кимер дип ышаналар.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 18 яше тулмаган балаларга тәмәке саткан өчен штрафны ун тапкыр арттыруны хуплады. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтенә сылтама белән “Известия” хәбәр итә.

Балигъ булмаган балаларга тәмәке саткан өчен штрафны ун тапкыр арттыруны Ленинград закон чыгару җыены депутатлары тәкъдим иткән. Экспертлар хәзерге вакытта физик затлар өчен 5 мең, юридик затлар өчен 50 мең сум булган штраф күләме сатучыларны балигъ булмаганнарга тәмәке сатудан тыеп тормый, дип саный.

Штраф күләме арткан очракта законсыз сатулар саны кимер дип ышаналар.

Сәламәтлек саклау министрлыгында никотиннан бәйле кешеләрнең 90 проценты 18 яшькә җиткәнче тәмәке тарта башлаучылар дип белдерә.
Фото: https://pixabay.com | guvo59

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев