Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәләтле балалар мәктәбе укучысы - Россиякүләм конкурс җиңүчесе [+фото]

Сәләтле балалар мәктәбенең иҗат сөюче, әдәбият - сәнгать белән кызыксынучы укучылары Мусина Ләйсән һәм Валиева Камилэ шушы көннәрдә, район һәм мәктәп данын яклап, Г.Тукай исемендәге IV Бөтенроссия сәнгатьле шигырь укучылар конкурсында катнаштылар. Конкурс М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында үткәрелде. Әлеге Бөтенроссия шигърият конкурсы - "Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе" һәм Татарстан Республикасы...

Сәләтле балалар мәктәбенең иҗат сөюче, әдәбият - сәнгать белән кызыксынучы укучылары Мусина Ләйсән һәм Валиева Камилэ шушы көннәрдә, район һәм мәктәп данын яклап, Г.Тукай исемендәге IV Бөтенроссия сәнгатьле шигырь укучылар конкурсында катнаштылар. Конкурс М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында үткәрелде. Әлеге Бөтенроссия шигърият конкурсы - "Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе" һәм Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге белән әзерләнгән җәмгыять оешмасы проекты. Әлеге чара шулай ук Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Конкурска Республикабызның төбәк-районнарыннан тыш Россиянең төрле өлкәләреннән Пенза, Мордовия, Чабаксар һәм Ульян өлкәләреннән дә катнашучылар килгән иде.
Бу конкурста барлыгы 231 чыгыш катнашып, шуның 180е жюри хөкеменә тәкъдим ителде. Жюри составында башкалабызның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, актриса Раушания Юкачева, режисер һәм драматург Илгиз Зәйниев, шулай ук "Сәхнә" журналы бүлек мөдире Илмир Хәбибуллин, режиссер Нурания Җамали һәм башка иҗат әһелләре бар иде.
Конкурс 3 көн дәвамында барды. Финалга 180 катнашучының нибары 36сы гына сайлап алынды. Вәлиева Камилә, конкурсның финалына үтеп, Гала-концертка чакыру билеты белән бүләкләнде, ә Ләйсән өчен бу конкурс аеруча уңышлы булды. Ул 36 катнашучы арасыннан 5-8 нче сыйныфлар категориясендә Россиякүләм бәйгедә III урынны яулап диплом һәм истәлекле буләкләр алды. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләре - Маулина Зилә Мисуар кызын, Галимҗанова Сания Вазыйх кызын һәм Мәҗитова Гөлшат Данил кызын әлеге зур җиңүләре белән тәбрик итәбез.

Айгөл Димөхәммәтова,
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев