Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сүндерегез утны! Түрәләр халыкны сакчыллыкка өйрәтергә җыена

Халык кесәсендәге соңгы тиеннәрне ничек суыртырга дигән сорау бүген табигый монополия вәкилләрен дә, чиновник­ларны да бертуктаусыз бимазалап тора. Яңа елдан Россия чүп түгүнең яңа системасына күчәчәк һәм әлеге хезмәтнең бәясе 4 тапкырдан алып 60 тапкырга кадәр үсәчәк дип куркыталар әнә халыкны. Канун әвәләү­че­ләр һәм чиновниклар ил­нең чүп астында калуына һәм чүплекләрдән чыккан искә тончыгып фетнә чыгаручы гыйсъянчыларга әнә шулай җавап бирергә җыеналар, имеш. Хөкүмәт исә электр энергиясе өчен тарифларны реформалап, тез астына сугарга җыена.

Электр энергиясен файдаланган өчен лимит кер­тергә, лимиттан артыграк ягучыларга зур тарифлар белән кизәнергә 2013 елда ук хыялланганнар иде инде. 2014 елгы кризис башланып, халыкның хәле кискен начарайгач, чиновниклар күңеленә миһербан орлык­лары салынды һәм тарифлар реформасын ике елга кичектереп торырга булдылар. 2016 елда гамәлгә кер­телергә тиешле реформа шушы көнгә кадәр калып килде. Моңа әллә чинов­никларның хәтере буталу сәбәп булды, әллә йөрәк­лә­рендә шәфкать хисенә печтек кенә урын калган иде шунда, әллә тавыш чыгудан шүрләделәр – белмәссең. Быел, ниһаять, ике федераль министрлык – Икътисад һәм Энергетика министрлыклары берьюлы уянды һәм тарифлар инкыйлабын искә төшерде. Бюджетка акча ташып кергән вакытта тагын бер елгачыкка юл ачсаң, начар түгел бит.

 
Утка социаль нормаларны 2013 елда кеше башына 50дән алып 190 киловатт исәбеннән алуны җиде регионда сынап та караганнар иде. 2014 елда бу норматив бөтен илгә кер­те­лергә тиеш иде. Күрәсең, өч тиенлек куяннан биш тиенлек зыян булмагае диптер, бу яңалыкны бүгенгә кадәр онытып тордылар. Бу юлы киловаттларны кеше башыннан түгел, ә йорт башыннан санарга булганнар: бер йортка 300 киловаттны арзанлы тариф белән ягарга, шуннан арткач, югары тарифка күчәргә, 500 киловаттан да күбрәк куллансаң, “икътисади нигезләнгән” тариф белән түләргә туры киләчәк.

 

Искә төшерик әле: язгы якта, санкцияләр бугаздан эләктереп алгач, тарифларны арттыру идеясен олигарх Дерипаска күтәреп чыккан иде инде. Илнең барлык югары чиновниклары Дерипаскага ничек булышырга дип баш вата бү­ген. Тагып кую мөмкин­леге булса, билләһи, һәр кеше­нең муенына шул туймас Дерипаска җитештер­гән алюминий кружканы көч­ләп тагарлар иде. Та­риф­ларны күтәрү проблемасы хәл ителсә, шаять бер алюминий патшасының гына түгел, башка миллиардер­ларның дә хәле җиңеләер дип көтелә.

 

Тарифларны күтәрү белән бергә, элек булган өстенлекләрне бе­терү дә каралган. Авыл ке­шеләре өчен махсус тү­бән­рәк куелган бәяләр артыр дип көтелә, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәт­ләре, гараж кооперативлары, авыл ке­ше­ләренең базлары һәм лапаслары сәнә­гать объектлары катего­риясенә күчеп, югары тарифлар кертелер, мөгаен. Сөт сауган өчен, патент алдырып, салым да өстәсәләр, электр тарифлары белән кушылып, алтын бәясенә төшкән сыеклык савасы була инде моннан соң. Икътисад өчен моның файдасы күпме булыр, бәяләр бумерангы кемнәр башына тө­шәр, ул кадәресе әлегә ачык­ланмаган.

 

Газета хә­бәр­чесе карап чыкты инде, әле җәйге көннәр озын чакта да социаль норманы 50 киловаттка узганбыз икән инде. Димәк, туңдыр­гыч һәм суыткычларны өзәргә, су җылытуны түбән­рәк температуралы режимга көй­ләр­гә, керне кул бе­лән юа башларга туры ки­лмәгәе әле. Көтмәгәндә генә сәнә­гать объектына әйләнгән өч фазалы тегер­мәннән баш тартып булмас инде, сыерларны, кош-кортны ашатасы бар бит.

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X