Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәнгать мәктәбе укучылары Альфрид Муллахмәт улы Шәймәрдановның күргәзмәсендә булдылар

23нче апрель көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы рәсем бүлеге укучылары автор чакыруы буенча Саба районы Сабабаш авылында туып-үскән күренекле Казан рәссамы Шәймәрданов Альфрид Муллахмәт улының юбилей күргәзмәсендә булдылар. Россиянең күп кенә танылган сәнгать белгечләре фикеренчә, Альфрид Шәймәрданов беркатлы рәсем классигы булып тора.

Аның картиналары гадәти булмаган сюжетларга, якты палитрага, филигран техникасына соклану уята. Мондый якты һәм кызыклы күргәзмәдә булу укучыларыбызның иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен этәргеч булачак.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: /saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев