Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәнәгать мәйдан сорый

Соңгы вакытта кулланышка инвестиция климаты, бизнес-инкубатор кебек сүзләр килеп керде. Шулай итеп, табигатьтә генә түгел, социаль-икътисадый үсеш өчен дә уңай климат булдыру мөһим шарт булып әверелде. Шул максаттан Татарстан Республикасы Инвестиция декларациясе дә эшләнде. Россиядә индустриаль парклар һәм бизнес-инкубаторлар булдыру белән актив шөгыльләнүче төбәкләр өчен уңай этәргеч ясаучы шартлар булдырылачак....

Соңгы вакытта кулланышка инвестиция климаты, бизнес-инкубатор кебек сүзләр килеп керде. Шулай итеп, табигатьтә генә түгел, социаль-икътисадый үсеш өчен дә уңай климат булдыру мөһим шарт булып әверелде.

Шул максаттан Татарстан Республикасы Инвестиция декларациясе дә эшләнде. Россиядә индустриаль парклар һәм бизнес-инкубаторлар булдыру белән актив шөгыльләнүче төбәкләр өчен уңай этәргеч ясаучы шартлар булдырылачак. Әгәр төбәк индустриаль һәм технопарклар, бизнес-инкубаторлар булдыруга финанс чаралары сарыф итә икән, анда урнашкан предприятиеләрдән өч ел дәвамында килеп ирешәчәк өстәмә федераль салымнар бюджетара трансфертлар фор­масында федерация субъектына кире кайтырга тиеш. Ә Татарстан - Россия Федерациясе субъектлары арасында икътисади, социаль өлкәдә алдынгы төбәк. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дубайда уздырылган "Annual Investment Meeting" инвестицион форумында да инвес­тицион климат турында җентекләп сөйләде. Р.Миңнехановның стратегиясе Россиядәге гади булмаган икътисади шартларда Татарстанга башка илләрдән инвестицияләрне җәлеп итүне тәэмин итә. Инвесторлар республикага ышанычлы партнер буларак карыйлар. Кризиска дип тормастан, Татарстаныбызда яңадан-яңа җитештерү мәйданнары ачыла. Моның бер чагылышын без февральдә Саба муниципаль районы белән Кытайның Хэбэй провинциясендәге компанияләр арасында сәүдә-икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешү төзелү мисалында да күрдек.

Районыбызда инвестиция климаты турында тулырак итеп безгә башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый һәм территориаль үсеш буенча урынбасары Илнур Илдус улы Котдусов сөйләде.:

- Кече һәм урта бизнесны үстерү юнәлешендә соңгы елларда районда да зур эшләр башкарыла. 2015 елда да бу мәсьәләгә җитди карау бурычы куелды. Район Советы утырышларында кече һәм урта бизнеска ныклы анализ ясалды, карарлар кабул ителде.

Инвестицияләргә конкрет килгәндә, ул тышкы да һәм эчке дә булырга мөмкин. Районда күбесенчә, эчке инвестицияләр белән эшләнде. Мисалга, шәхси эшмәкәр Алмаз Әүбакиров мебель ясау цехы ачты һәм җитештерүне киңәйтте. Ма­рат Гарипов Шәмәрдәндә багетлар эшли башлады. "СМиТ" җәмгыяте аерым сәнәгать мәйданчыгы алып, хоккей тартмалары ясауга да махсуслашты. Ә гранулланган пычкы чүбе - пеллетлар ягу өчен махсус мичләрне инде өч елдан бирле җитештерә. Алар зур мәйданчыклар биләп тормасалар да, тулаем алганда, шактый эре производство куәте барлыкка килә. Җитештерүгә бюджеттан тыш инвестицияләр ике мил­лиард сумга якынлашты.

Шул ук вакытта районда тышкы инвестицияләр җәлеп итү буенча да эш алып барыла. Моның бер чыганагы - дәүләт программаларыннан файдаланып субсидияләр алу булса, икенчесе читтән инвесторлар кертү. Мисалга, Шәмәрдәндә элеккеге промкомбинат би­лә­­мәсендә эшләүче "Дере Мод Групп" компаниясе. Алар тире эшкәртү буенча станокларны яңарттылар, базаның мөмкинлекләрен өйрәнделәр, хәзер районга кертәсе инвестициягә чис­тарту корылмасын эшләргә җыеналар.

Сабада "Машина-техноло­гия станциясе" җәмгыяте биләмәсендә "Экодом" оешмасы эшли башлады. Алар агач материалларының эченә җылыткычлар тутырып, утыру дәрәҗәсе бик түбән булган җилемләнгән борыслар ясыйлар. Андый төзү материалыннан эшләнгән йортлар җылыны яхшы саклый һәм озакка чыдый.

Шулай да банклар аша җәлеп ителгән инвестицияләрне дә исәпкә алсак, районда иң эре җитештерү мәйданчыгы хәзерге көндә Лесхоз бистәсендә тупланган. Районда сәнәгать паркы да беренчеләрдән биредә оештырылды. Лесхоз агач эшкәртү комплексы хәзерге вакытта дүрт резиденттан тора һәм анда 150дән артык кеше эш белән тәэмин ителде. Паркның соңгы этабы эшкә кертелгәч, эшләүчеләр саны 250гә җитәчәк.

Моннан тыш район үзәгендә дә сәнәгать паркы булдыру өчен 90 гектардан артык җир кишәрлеге бүленеп алынды һәм дәүләт теркәве бара. Шулай ук Иштуганда­гы элекке "Камдорстрой" җәмгыяте базасында сә­нәгать паркы итеп рәсмиләштерү эше дә башлану алдында тора. Иштуган - җитештерү бизнесы өчен тимер юл тупигы, газы, электр энергиясе китерелгән перспективалы мәйданчык.

Район инвестиция климатын яхшыртуны күздә тотып, 2009 елдан алып 965 шәхси эшмәкәргә һәм үзләренең бизнесларын башлап җибәрүчеләргә 214 миллион сумнан артык субсидия бирелде яки башка төрле хөкүмәт булышлыгы күрсәтелде. Билгеле, авыл хуҗалыгы да игътибардан читтә калмый. Дөрес, 2015 ел башыннан банкларның кредит ставкалары күтәрелүе сәбәпле, мәсьәләгә сак якын киленә, әмма эш тукталмый.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев