Согуд Гарәбстанында беренче тапкыр хатын-кызларга машина йөртү таныклыгы бирделәр
Яңалыклар

Согуд Гарәбстанында беренче тапкыр хатын-кызларга машина йөртү таныклыгы бирделәр

Бу илдә хатын-кызларга машина йөртү 1990 елдан бирле тыелган булган.

Согуд Гарәбстанында беренче тапкыр хатын-кызларга беренче тапкыр машина йөртү таныклыгы бирделәр. Бу хакта "Аль-Арабийя" телеканалы хәбәр итте.

Телеканал хәбәрендә Согуд Гарәбстанында хатын-кызларга беренче тапкыр машина йөртү таныклыгы бирүне “тарихи мизгел” дип атаганнар.

2017 елда Согуд Гарәбстаны короле Салман ибн Абдул-Азиз ас-Сауд декрет чыгарган. Аның нигезендә, бу илдә 2018 елдан башлап хатын-кызларга машина йөртү таныклыгы алу һәм автомобиль белән идарә итү рөхсәт ителә.

  • Согуд Гарәбстанында хатын-кызларга машина йөртү 1990 елдан, җирле кануннарда язылмаган булса да, гамәлдә тыелган булган. 2018 елга кадәр әлеге ил шушындый тыю кертелгән дөньяда бердәнбер ил булган.

Фото: https://pixabay.com | 12019

http://www.tatar-inform.tatar


Нет комментариев