Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соңгы дүрт елда Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннары саны ике тапкыр кимегән

“Сугыштан соң үскән буынның бурычы – 74 ел тыныч тормышта яшәүнең нинди зур бәхет икәнен күрсәтү”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Соңгы дүрт елда Татарстанда ветераннар саны ике тапкыр кимегән. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында “Победа” республика оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде.

“Бүген республикада 38 меңнән артык ветеран яши. Җитди проблемаларны хәл итү буенча адреслы эш әһәмияткә ия. Комплекслы медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү, торак шартларын яхшырту, социаль ярдәм чараларын системалаштыру, мәдәни-ял һәм хәтер вакыйгаларын уздыру”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә быел 74 ел тула. “Җиңү көне – барыбыз өчен дә җаваплы бәйрәм. 9 Май – тарих битләренә күз яшьләре аша язылган шатлыклы көн. Сугыштан соң үскән буынның бурычы – балаларга һәм оныкларга Бөек Җиңүнең нинди бәя белән яуланганын, 74 ел тыныч тормышта яшәүнең нинди зур бәхет икәнен күрсәтү”, - диде Татарстан Президенты.

“Киләсе ел безнең ил өчен юбилей елы. Барлык хакимият органнары, муниципаль берәмлекләр Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек бурычын истә тотарга тиеш”, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

  • Бүген республикада 38380 сугыш ветераны, сугышта катнашкан 1214 кеше исәпләнә. Бөек Ватан сугышына 700 мең татарстанлы киткән булган, яртысы яу кырында ятып калган, һәр өченче кеше хәбәрсез югалган.

Утырышта Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова сугыш елларында театрлар, иҗади коллективлар эше турында сөйләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев