Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соңгы сигез елда Татарстанда урман янгыннары теркәлмәгән

"Киләсе елда да барлык хезмәтләргә эш темпын саклап калу, урманда янгыннарны булдырмау өчен вакытында чараларын күрү мөһим", - ди министр.

Соңгы сигез елда Татарстанда урман янгыннары теркәлмәгән. Бу хакта Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында министр Равил Кузюров әйтте.

Ул моңа Татарстан Президенты, Хөкүмәте, федераль җаваплы агентлык ярдәме, республикада үткәрелгән профилактик чаралар хисабына ирешелгәнен әйтте.

"Киләсе елда да барлык хезмәтләргә эш темпын саклап калу, урманда янгыннарны булдырмау өчен вакытында чараларын күрү мөһим", - ди министр.

Равил Кузюров әйтүенчә, дәүләт урман күзәтчелеге дә алып барыла. Быел инспекторлар урман законнары таләпләре бозылуның 651 очрагын ачыклаган. Китерелгән зыян 6,5 млн сумнан арткан.  

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев