Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 88 яңа очрагы ачыкланган
Яңалыклар

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 88 яңа очрагы ачыкланган

Авыру йоктыручыларның иң күбе Казанда, алар 46, шулай ук Чаллыда 13 очрак ачыкланган.

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 88 яңа очрагы ачыкланган. Элеккечә үк, статистика буенча Казан алда бара. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«18 кеше хастаханәдә, 70 кеше амбулатор шартларда дәвалана, аларда авыру җиңел яки симптомсыз формада уза», — диде Лилия Галимова.

Авыру йоктыручылар арасында иң күбе 30-50 яшьлекләр, алар — 37. Икенче урында 50-60 яшьлекләр (17 кеше), өченче урында 18-30 яшьлекләр (12 кеше авырый).

Узган тәүлектәге кебек үк, авыру йоктыручыларның иң күбе Казанда, алар — 46 кеше. Шулай ук Чаллыда 13 кеше. Өченче урында Мамадыш районы, анда 6 авыру ачыкланган.

Нәтиҗәдә, Татарстанда 1586 кеше Covid-19 белән авырый. Стационарларда 347 кеше дәвалана, аларның бишесе ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Барлыгы 340 пациент терелгән, узган тәүлектә 44 кеше дәваланып беткән.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев