Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль челтәрләрдә КФУ тулай торагындагы яшәү шартларыннан зарланалар

Автор сүзләренчә, ул җитәкчелеккә мөрәҗәгать итеп бу мәсьәләне чишә алмаган.

Казан (Идел буе) федераль университетының кайбер студентлары уңайсыз шартларда, яргаланып беткән диварлы иске тулай торакта яшәүдән зарлана. Бу хакта кичә социаль челтәрдә хәбәр иттеләр.

«Университет тулай торагын уңайлы дип атавы кыен. Биредә бик салкын, пычрак һәм тузанлы. Диварларның яргаланып беткәне фотодан да күренә», — диелә публикациядә.

Автор сүзләренчә, ул түләп укый, югары уку йорты студентлары өчен яхшырак шартлар булдырырга тели, әмма җитәкчелеккә мөрәҗәгать мәсьәләне чишүдә ярдәм итмәгән. «Җитәкчелеккә юнәлдерелгән теләсә нинди мөрәҗәгать нәтиҗәсез. Студентларына лаеклы торак бирә алмаган зур университет өчен оят», — ди ул.

Бу югары уку йортының тулай торагында ремонт начар булуга кагылышлы беренче дәгъва түгел инде. Былтыр көз мондый типтагы фотолар социаль челтәрләрдә чыккан иде.. Аларга җавап итеп югары уку йорты: «Бу мәгълүматлар инде дөрес түгел, бүлмәләрдә ремонт ясалган», — диде.

Фото: vk.com/vkazani

Чыганак: vk.com/vkazani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев