Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Социаль чирләр чигенерме?

    Авыл җирлекләрендә халыкның сәламәтлеген кайгырту, төрле авырулардан профилактикалау-кисәтү бурычы фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләренә йөкләнгән. Чөнки кеше сәламәтлегендә тайпылышлар сизгән очракта иң элек медпункт ишеген шакый. 28 майда Мамадыш, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Балык Бистәсе районнарының фельдшер-акушерлык пункты мөдирләре һәм медицина хезмәткәрләренең "Социаль авыруларны профилактикалау" дигән темага күчмә конференциясе узды. Конференциянең гамәли...

    Авыл җирлекләрендә халыкның сәламәтлеген кайгырту, төрле авырулардан профилактикалау-кисәтү бурычы фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләренә йөкләнгән. Чөнки кеше сәламәтлегендә тайпылышлар сизгән очракта иң элек медпункт ишеген шакый.

    28 майда Мамадыш, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Балык Бистәсе районнарының фельдшер-акушерлык пункты мөдирләре һәм медицина хезмәткәрләренең "Социаль авыруларны профилактикалау" дигән темага күчмә конференциясе узды. Конференциянең гамәли өлеше Тимершык авылының күпфункцияле үзәгендә башланып, медицина хезмәткәрләре биредәге быел гына файдалануга тапшырылган, заманча таләпләргә туры килә торган фельдшер-акушерлык пункты эшчәнлеге белән таныштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Дания Минһаҗева фельдшерларга районыбызда фельдшер-акушерлык пунктларның бүгенге торышы, матди-техник базасы, халыкка күрсәтелгән медицина сыйфатын күтәрү буенча нәтиҗәле чаралар күрелүен билгеләп үтте. Тимершык медпункты үзенә беркетелгән халык саны буенча районда иң зурлардан санала, ул биредәге 795 кешегә медицина хезмәте күрсәтә. 24 ел медпункт мөдире булып эшләүче Зөмәрә Нуриева әйтүенчә, мәктәп, балалар бакчасының бер үзәккә туплануы балаларның сәламәтлеген контрольдә тотарга зур мөмкинлек һәм уңайлы шартлар тудыра. "Безгә уртача көн саен 16-17 кеше мөрәҗәгать итә, төрле авырулар белән учетта торучы кешеләрне дә ныклы күзәтү астында тотабыз, демографик хәл дә тотрыклы санала, елына 12-14 бала тууы да күңелле күренеш",- ди Зөмәрә Нуриева. Кон­ференциядә катнашучы медицина хезмәткәрләре биредәге шартлар, заманча җиһазландырылган иркен, якты процедура, кабул итү, хатын-кызлар кабинеты, кыскасы, бар уңайлыкларны күреп соклануларын яшермәделәр. Тимершык авыл җирлеге башлыгы Нуршат Вафина: "Нинди генә яхшы җиһазлар булып та, медицина хезмәт­кәреннән ягымлылык бөр­келеп тормаса, авыруга файдасы булмаячак. Мин үзебезнең җирлектәге ФАП мөдирләрен үз һөнәрләренең чын осталары дип саныйм. Авыруны шифалы сүзләре белән дә, тиешле медицина чаралары белән дәвалауга да көчләрен кызганмыйлар",- диде. Дания Минһаҗева әйтүенчә, районыбызда ФАПлар үзгәрешләр кичерә, халыкка күрсәтелгән медицина сыйфатын күтәрү буенча нәтиҗәле чаралар күрелә.

    Конференциянең район хакимиятенең актлар залында узган икенче өлешен башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов ачты. Саба үзәк хастаханәсе баш табибы Зөфәр Сираҗиев сәламәтлек саклау өлкәсенең бүгенге торышы белән таныштырды.

    Сәламәтлек саклау министр­­лыгының "Республика медицина профилактикасы үзәге" бүлек мөдире Ольга Неделько социаль авыру­ларны (туберкулез, онкологик, җенси авырулар, гипертония, шикәр чире һ.б.) профилактикалау һәм булдырмау буенча чыгышы фельдшерларның эше өчен аерым әһәмияткә ия булды.

    Чыгыш ясаучы табиблар нигездә бөтен авырулар да кешенең гәүдә массасының артык авырлыгыннан килеп чыгуына басым ясый. Бүгенге көндә симерү чире бөтен ил буенча күзәтелә торган иң зур бәла. "Бүген үк үзегезнең бил әйләнәгезне үлчәп карагыз, әгәр 78 сантиметрдан артса, борчылырга урын бар дигән сүз",- ди КДМА доценты Татьяна Никишова. - Чөнки артык авырлык дәвага авыр бирешүче шикәр чире, ги­пертоник авыруларга ки­терә. Рационда баллы ризыклар түгел, клетчаткага бай ризыклар булуы күп чирләргә киртә." Шуларга өстәп, иртәнге ризыгыңны үзең аша, көндезгесен дустың белән бүлеш, кичкесен дошманыңа бир, дигән шаяртулы гыйбарәне дә онытмаска кирәктер.

    Фәридә Вилданова. Нурхан Дәүләтов фотолары.

    Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: