Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль хезмәткәрләр көч сынаша

Өч ел элек Россия Президенты Указы нигезендә социаль хезмәткәрләрнең эшчәнлеген яктырту, әлеге һөнәрнең дәрәҗәсен тагын да арттыру максатыннан конкурс игълан ителгән иде. Аның нигезендә һөнәри бәйге Татарстанда да оештырыла. Бу көннәрдә зона турлары бара. 25 мартта сигез район катнашындагы зона туры безнең районда узды. Ун елдан артык тәҗрибәсе булган социаль...

Өч ел элек Россия Президенты Указы нигезендә социаль хезмәткәрләрнең эшчәнлеген яктырту, әлеге һөнәрнең дәрәҗәсен тагын да арттыру максатыннан конкурс игълан ителгән иде. Аның нигезендә һөнәри бәйге Татарстанда да оештырыла. Бу көннәрдә зона турлары бара. 25 мартта сигез район катнашындагы зона туры безнең районда узды. Ун елдан артык тәҗрибәсе булган социаль хезмәткәрләр егерме төрле номинациядә үз эшчәнлекләрен яктырткан видеопрезентация тәкъдим итәләр.

- Социаль хезмәткәрнең үзеңнең эш алымнары, хезмәтенә керткән яңалыклар исәпкә алына. Жюри комиссиясе уңай бәяләгән очракта без моны республикага чыгарабыз, башка оешмаларга тәкъдим итәбез. Узган ел, мисалга, башка өлкәләрдән 34 делегация килде. Алар бездәге эшчәнлекне карап, өйрәнеп, алдынгы технологияләрне үзләренә кулланышка алдылар. Татарстан буенча җиңүчеләр Россиягә тәкъдим ителә, - ди Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов.

Ә төп җиңүчеләр июнь аенда социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәм көнендә билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев