Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада соя үстерергә исәплиләр

Күптән түгел Саба аграр көллият базасында мул уңыш бирә торган сортлы бәрәңге үстерү буенча семинар-укулар үтте. Биредә Самара өлкәсенең "Солана-Агро-Сервис" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Р.Рәхимов үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әлеге ширкәт аз чыгымнар тотып, гектарыннан 350 центнер уңыш алуга ирешеп, Россиядә генә түгел, чит...

Күптән түгел Саба аграр көллият базасында мул уңыш бирә торган сортлы бәрәңге үстерү буенча семинар-укулар үтте. Биредә Самара өлкәсенең "Солана-Агро-Сервис" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Р.Рәхимов үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әлеге ширкәт аз чыгымнар тотып, гектарыннан 350 центнер уңыш алуга ирешеп, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә үз продукциясен таныта алды. Аз чыгымнар тотып мул уңыш алуга юнәлтелгән технология турында район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар һәм су сиптерү машиналарында эшләүче машинистлар тыңлады. Биредә бәрәңгене су сибеп үстерү, аның сортлары, авырулардан, корткыч бөҗәкләрдән саклау турында сүз барды. Шулай ук районда соя үстерү турында да тәкъдимнәр булды. Быел районда "икенче икмәк"не "Юлбат", "Шытсу" авыл хуҗалыгы предприятиесе", "Урта Саба" җәмгыятьләрендә, "Мәртен" агрофирмасында "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" һәм "Мичән" филиалларында игү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саба аграр көллият соя бәрәңге авыл хуҗалыгы