Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2020" XX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы нәтиҗәләре

17 март көнне Теләче мәдәният йортында «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2020 " XX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы булып узды. “Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбеннән” 111 укучы катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча түбәндәге катнашучылар зона этабының икенче турына үттеләр:

 -“Асылташ” бию коллективы (җит.Гарипова Г. М.),

- “Яшьлек” бию коллективы (җит.Мөбәрәкҗанова А. З.),  

-“Бәллүр” өлкән вокаль ансамбле (җит.Давлиева Г.Р.),

-“Тамчы” вокаль ансамбле (җит.Харрасова Л. А.),

Ялгыз җырчы-башкаручылар:

 Ярмөхәммәтова Руфинә (җит.Ярмөхәммәтова Г. З.), Кәримова Әминә, Кашапов Илүзәр, Гарифуллина Айзилә (җит.Дәүлиева Г. Р.), Батыршина Динә, Вафин Кирам, Закиров Тимур, Галимҗанова Камилә (җит.Аксанова Л.М.), шулай ук безнең районнан катнашкан   Хамматова Дилә.

Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! 19 мартта үтәчәк зона этабының  икенче турында уңышлар телибез!

Мәгълүмат район сайтыннан алынды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев